Пенза өлкәсендә Сабан туенда яңа гастрономия рекорды куелачак
27 июнь көнне Кече Труев авылында XVI Бөтенроссия авыл Сабантуе үтәчәк
Кузнецк районында Россиянең рәсми «Гастрономия рекордлары китабы» өчен яңа казаныш теркәләчәк. Бу инде яхшы традициягә әверелгән: әлегә кадәр иң зур уңыш Пермь краенда теркәлгән иде. Анда узган XIV Сабантуйда аш-су осталары 857 килограмм авырлыктагы 3414 порция «татарча азу» әзерләп, илне таң калдырган иде.
Пензалылар исә бу юлы 1000 килограмм милли ризык пешереп, рекордны яңартырга ниятли.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев