Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе хәбәр итүенчә, 2015 нче елның январеннән "Иминият пенсияләре турында" федераль закон үз көченә керде. Закон нигезендә пенсияләрне билгеләү, урнаштыру, кабаттан исәп-хисап ясау, төзәтү кертүләргә яңа кагыйдәләр кертелде. Кагыйдә нигезендә пенсия таныклыгы бирү каралмаган. Үзгәрешләр лаеклы ялга китүчеләргә, туйдыручысын югалту, яки инвалидлык буенча пенсиягә чыгучыларга...
Агымдагы елның 1 июненнән Россия Пенсия фондының Татарстан Республикасы бүлекчәсе татарстанлыларга пенсия таныклыгы бирүне туктата.
Пенсия таныклыгы документ буларак зур әһәмияткә ия түгел. Пенсия таныклыгы белән генә банктан кредит рәсмиләштереп тә, һава һәм тимер юл билеты да, юллама да алып булмый. Икенче яктан, пенсионер таныклыкны җәмәгать транспортында йөрер өчен социаль карта, шәһәряны тимер юл транспортында йөрергә ташламалы билет алу, даруханәләрдә ташламалардан файдалану, "хезмәт ветераны" исеме алганда файдалана ала.
Россия Федерциясе Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы федераль салым хезмәте, халыкны социаль яклау оешмаларына , югары дәүләт хакимият органнарына пенсия таныклыгы күрсәтүне таләп итүче дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәткәндә, үзгәрешләрне исәпкә алырга, дигән үтенеч белән мөрәҗәгать итте. Пенсия фонды бүлекчәләре кирәкле мәгълүмәтләрне электрон формада тәкъдим итәләр.
Закондагы үзгәрешләр социаль хокукларны тормышка ашырганда комачаулык итмәячәк. Пенсионерга аның статусын күрсәтүче документ кирәк булган очракта, пенсия бүлеге пенсия билгеләнүе, күләме һәм урнаштыру вакыты күрсәтелгән белешмә бирә. Шундый ук белешмәләрне пенсия бүлеге сайтыннан да алып була. ("Документларга алдан заказ бирү" бүлегенә, яки "Иминиятләнгән затның шәхси кабинеты"на керергә мөмкин).
Яңа кагыйдәләр лаеклы ялга алданрак чыккан пенсионерларның пенсия таныклыгын кире какмый. Яңалыклар пенсиягә чыгасы гражданнарга гына кагыла.
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Без "Дзен"да! Дзен
Нет комментариев