Пенсионерларны үзгәрешләр көтә
Пенсия яшенең арту процессы 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап 10 ел дәвам итәчәк.
Җирлегебездә 7196 кеше пенсия һәм пособие ала. Картлык буенча пенсиягә чыгучылар саны – 5870 кеше. Аларның 729ы хезмәт коллективларында эшли. Картлык буенча пенсиянең уртача күләме – 12427,11 сум. Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева хәбәр итүенчә, 2019 елдан пенсионерларны үзгәрешләр көтә. РФ Президенты пенсия системасын тотрыклы итү турындагы федераль закон нигезендә пенсия яше ир-атлар өчен – 65, хатын-кызлар өчен 60 яшь дип билгеләнде. Пенсия яшенең арту процессы 2019 елның 1 гыйнварыннан башлап 10 ел дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев