Пенсионерларның юл йөрү акчалары киметелә
"Керемнәре зур булган пенсионерларның юл йөрү өчен бирелә торган акчалары киләсе елның 1 гыйнварыннан ике тапкырга киметеләчәк. Әлеге үзгәреш айлык кереме 20 мең сумнан арткан пенсионерларга кагыла. Хәзер җәмәгать транспортында ташламалы юл йөрү билеты 448 сум тора. Ә киләсе елның 1 гыйнварыннан ул 466 сум булачак.
Әлеге акчалар айлык кереме 20 мең сумнан артмаган пенсионерларга гына биреләчәк. Димәк, яңа елдан 20-25 мең сум кереме булган пенсионерлар өчен компенсация 180 сум гына калачак. 25 мең сумнан артып киткәндә, компенсация 90 сум түләнәчәк, - дип хәбәр итә республика матди ярдәм үзәгенең Мөслим районындагы 30 нчы санлы бүлекчәсе җитәкчесе Нурсибә Мингалимова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев