Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Пенсионерларга уяулыкны арттырырга кирәк!

Россия, шул исәптән Татарстан пенсионерлары да бу көннәрдә пенсияләренә өстәмә рәвешендә 5 мең сум акчаны ала башлады. Әмма шул ук вакытта өлкәннәрнең самимилыгын үз файдасына кулланырга теләүчеләр дә табылган. Мошенниклар Пенсия фонды хезмәткәрләре сыйфатында килеп, пенсионерларның банк хисаплары турындагы мәгълүматларны ала һәм акчасыз калдыра икән. Мәгълүм булганча, гыйнвар аенда Россия...

Россия, шул исәптән Татарстан пенсионерлары да бу көннәрдә пенсияләренә өстәмә рәвешендә 5 мең сум акчаны ала башлады. Әмма шул ук вакытта өлкәннәрнең самимилыгын үз файдасына кулланырга теләүчеләр дә табылган. Мошенниклар Пенсия фонды хезмәткәрләре сыйфатында килеп, пенсионерларның банк хисаплары турындагы мәгълүматларны ала һәм акчасыз калдыра икән. Мәгълүм булганча, гыйнвар аенда Россия Пенсия фонды пенсионерларга бер тапкыр тиешле 5 мең сумны түли башлады. 3-28 гыйнвар көннәрендә илебезнең 43 миллион пенсия алучы гражданы әлеге «күчтәнәч»не алырга тиеш. Бу максатларга 221,7 миллиард сум акча бүлеп бирелгән. Татарстанда әлеге өстәмә акча 1 миллион 117 меңнән артык кешегә тиешле. Мондыйлар исәбенә картлык буенча пенсия алучылар гына түгел, ә инвалидлык, тәэмин итүчесен югалту кебек пенсия төрләре билгеләнгәннәр дә керә. Әлеге 5 мең сум акча 2016 елның икенче яртысына планлаштырылган пенсияләрне индексацияләүне алмаштыра. Узган елда бюджеттагы кытлык аркасында өлкәннәрнең акчаларын бары 1 тапкыр гына арртыра алдылар. Быелгы 5 мең сум өстәмә исә пенсионерларга юаныч сыйфатында бирелә. Әмма шушы кечкенә генә сөенечтән дә өлкәннәрне мәхрүм итәргә теләүчеләр табылган. Россиянең бер төркем шәһәрләрендә аерым бер кешеләр үзләрен Пенсия фонды хезмәткәрләре дип таныштырып пенсионерларның персональ мәгълүматларын белешә һәм аларның банк хисапларына керү мөмкинлегенә ия була. Шуннан соң картларның үз авызыннан өзеп, тиенен-тиенгә санап, үлемтеккә дип җыйган акчаларыннан да җил исә икән. - Кызганычка, иң көчсез, якланмаган категорияләр исәбенә баерга теләүчеләр һәрчак табылачак. Бу гамәл бик түбән һәм кешелексез. Кадерле пенсионерлар, зинһар өчен, игътибарлы булыгыз! Шулай ук әлеге түләүләрне алырга хокуклы пенсионерларның туганнарына шуны әйтәсе килә: якыннарыгызга игътибар күрсәтегез, картларга якынрак булып та сез аларны яклап кала аласыз. Әти-әниләрегезне онытмагыз, алар бик тә сезнең игътибарга һәм яклауга мохтаҗ! - ди «Бердәм Россия» фракциясе әгъзасы, Дәүләт Думасы рәисе урынбасары Петр Толстой. Татарстан Пенсия фонды матбугат хезмәте хәбәр иткәнчә, республикабыз гражданнарын шул рәвешле алдарга омтылучылар шулай ук булган. - Ноябрь-декабрь айларында пенсионерларга 5 мең сумны күчерү өчен банк карталарының номерларын һәм картаның артындагы кодын сорап шалтыратучылар булган. Моның белән бәйле рәвештә без гражданнарны игътибарлы булырга кисәтеп, мөрәҗәгатьләр дә тараткан идек. Гыйнварда мондый очраклар булуы турында әлегә хәбәр итүчеләр юк. Әмма шуны әйтәсебез килә: Пенсия фонды хезмәткәрләре өйдән-өйгә йөрми һәм хисап счетлары турындагы мәгълүматларны сорамый, - диделәр матбугат хезмәтендә. Шуны белеп торыгыз: * Әгәр дә пенсионер үзенең пенсиясен, гадәттә, айның беренче яртысында, әйтик, 3-12 числоларда ала торган булса, өстәмә түләнә торган 5 мең сумны аңа 13 гыйнвардан соң, ләкин 28 гыйнвардан да соңармый алып киләчәкләр. Димәк, мондый очракта пенсионерлар гыйнварда ике тапкыр пенсия алачак - башта үз пенсиясен, аннан соң бер тапкыр түләнә торган 5 мең сумны. * Пенсияләрен саклау кассалары аша алучыларга 5 мең сум пенсия шәхси счетына күчереләчәк. * 5 мең сумны алу өчен бернинди гариза тутыру кирәкми. Ул автомат рәвештә күчерелә. Кем дә булса пенсионер турында шәхси мәгълүмат белән кызыксына икән, бу - мошенниклар. * Пенсия фонды хезмәткәрләре фатирлар буенча йөрми, нинди дә булса сылтамалар аша күчәргә кушып, электрон хатлар юлламый, банк мәгълүматларын сорамый. Игътибарлы булыгыз! Шикләр уята торган кешеләр мөрәҗәгать итә калса, шунда ук полициягә хәбәр салыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама
2
X