Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

П. Днепров исемендәге Рус-Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә урнашкан музей кунаклар кабул итте

Мөслим мөхтәсибәтенең гуманитар ярдәм әзерләү өчен оешкан “Хәрәкәттә – бәрәкәт” төркеме Рус Шуган җирлегендә кунакта булган

Мөслим мөхтәсибәтенең җәмәгатьчелек белән элемтәләр белгече Илүсә Исламова хәбәр итүенчә, Ватанны саклаучылар елы уңаеннан Мөслим мөхтәсибәтенең гуманитар ярдәм әзерләү өчен оешкан “Хәрәкәттә – бәрәкәт” төркеме Рус Шуган җирлегендә кунакта булган.

"П. Днепров исемендәге Рус-Шуган төп гомуми белем бирү мәктәбе территориясендә урнашкан музейларны, махсус хәрби хәрәкәттә катнашучылар истәлегенә оештырылган күргәзмәләрне, сыйныф бүлмәләрен, укучыларның үз куллары белән эшләгән хезмәтләрен сокланып карадык.

Авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина, мәктәп директоры Фирдәүс Фәрхетдиновның кулга-кул тотынып, уртак максатка, җирлекнең матур бүгенгесе һәм ышанычлы киләчәге хакына эшләүләренә сокландык. Тарихның бер генә “ак җире”н дә калдырмаска тырышып эзләнгән һәм өйрәнгән, җирлекнең һәр кешесен шәхес итеп күргән, алар белән ихлас горурланган, хезмәтләрен мәңгеләштерергә омтылган, яшь буында авылның үткәненә хөрмәт, киләчәгенә өмет чаткылары салып тәрбия орлыклары биргән бу җитәкчеләргә һәм командага, музейларны, күргәзмәләрне булдыручыларга, яңартып, тулыландырып торучыларга рәхмәт хисләребез чиксез!", - дип яза ул.

Илүсә Исламова фотолары.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев