Реклама
Яңалыклар
Өйләребез якты булсын
Бүген энергетиклар һөнәри бәйрәмнәрен билгеләп үтә.
Мөслим электр челтәрләрен Кәрим Сәлимгәрәев җитәкли. Аның кул астында бүген 44 кеше хезмәт куя.
Мөслим районын электр энергиясе белән өзлексез тәэмин итү – Мөслим электр челтәрләре карамагында. Быел ремонт эшләре дә байтак булды. Мәлләтамак, Каенсаз, Вәрәшбаш авылларында – 380 вольтлы, Михайловка, Нарат Асты, Мәлләтамак зоналарында 10 вольтлы һава линияләренә капиталь ремонт үткәрелгән. Яңарыш һәм Аэропорт микрорайоннарында яңа линияләр сузылды. Яңа абонентлар өчен барлыгы 6 км озынлыкта яңа линия булдырылды.
– Узган ел оешмада үзгәрешләр булды. Диспетчер хезмәте бетерелде. НПС подстанциясендә биш электромонтерның берсе генә калды. Ремонт эшләре буенча яңа бригада оешты. Бу бригаданың мастеры – Нияз Шадрин, – ди Кәрим Сәлимгәрәев.
Оешманың оператив группасы Әлмәт шәһәренә буйсына. Бригадада ике электромонтер эшли. Электр станциясенең ике ремонт участогы да бар. Мөслимдә – бер мастер белән алты электромонтер, Үрәзмәт участогында бер мастер белән дүрт электромонтер хезмәт куя. Участок мастерлары электр челтәрләренең төзеклеген, өзлексез эшләвен тәэмин итә һәм ремонт эшләрендә катнаша. Хезмәт күрсәтү төркеме счетчиклар тикшерү, учет алып бару, яңа абонентларны тоташтыру белән мәшгуль. Учет бригадасын Ришат Хафизов җитәкли. Төркемдәге егет-кызлар ут счетчикларын тикшерәләр, пломбалар куялар. Быел 563 абонентка “акыллы счетчиклар” куелган. 2022 елның апрель аена кадәр тагын шундый 922 счетчик куелачак.
– Абонентлар саны ел саен арта бара. Бүгенге көндә 8050 физик затта – 8340 счетчик, 350 юридик затта 1174 счетчик исәпләнә. Җирлегебездә 303 КТП эшли. Шуларның дүртесе быел төзелде, – ди Кәрим Сәлимгәрәев.
Мөслим электр челтәрләре быел Вәрәшбаш авылындагы карьерга таба электр линияләре сузды. Р.Гыймаев кошчылык фермасында электр линияләре яңартылды. Бөтенроссия Сабантуен үткәрүдә дә оешма үз өлешен кертте – бәйрәм узучы мәйданны электр энергиясе белән тәэмин итте.
– Энергетиклар тәүлек дәвамында кизү тора. Бу – бик җаваплы пост. Яшәешебезне утсыз күз алдына да китереп булмый. Эштәге компьютерлар булсынмы, өйдәге көнкүреш җиһазларымы – һәрберсе утка тоташтырылган. Безнең хезмәткәрләрнең намуслы эше бәяләп бетергесез, – ди Кәрим Сәлимгәрәев.
Мөслим участогыннан Илһам Нургалиев, Радик Мирсәетов, Фәим Мортазин, Илһам Гатауллин, Үрәзмәт участогыннан Илсур Кәлимуллин, Рәдиф Мусин, Ленар Шәймөхәмәтов, Мирфәез Нургалиевны оешма җитәкчесе аерым билгеләп үтте. Авария булып, ут сүнгәндә ремонт алып баручы егетләрнең тәүлекнең теләсә кайсы вакытында эшне зур төгәллек белән башкарулары, чыннан да, игътибарга лаек.
Күпьеллык хезмәтләрен бәяләп, инженер Алсу Хәмәтдиновага – РФ Энергетика министрлыгының Мактау грамотасы, баш инженер Марс Вафинга РФ Энергетика министрлыгының Рәхмәт хаты бирелде. Электромонтер Фирдәвес Гыйләҗев ТР Сәнәгать министрлыгының Рәхмәт хатына лаек булды. Лаеклы ялдагы хезмәттәшләре Ренат Хәмидуллин исә “Челтәр компаниясендә күрсәткән хезмәтләре өчен” күкрәк билгесе белән бүләкләнде.
Быел энергетиклар яңа һөнәр дә үзләштергәннәр. Ремонт эшләре башкарганда электриклар 10 кВ линияләрне сүндермичә генә эшли башлаганнар. Моның өчен алар Зәй шәһәрендә махсус укулар үткән. Эшне башкару өчен Сарманнан махсус машина да килә.
Исегезгә төшерәбез: ут бетсә яисә линияләрдә авария булса, 8-800-2000-878 номерына яисә 2-46-01 телефоны буенча бердәм диспетчер хезмәтенә шалтыратырга мөмкин.
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев