Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өйләнү түгел сөйләнү

Район гражданлык хәле актларын теркәү бүлеге җитәкчесе Язилә Мәгалимова белән әңгәмәбез җирлегебездәге демографик хәл турында.  –Язилә Шәрипҗановна, районда гаилә коручылар саны артамы, кимиме? 

– ТР Министрлар кабинетында узган гражданлык хәле актларын теркәү идарәсе коллегиясе утырышында билгеләп үтелгәнчә, узган ел республика буенча 24 мең 865 пар гаилә корган. Бу сан 2017 ел белән чагыштырганда 8 процентка кимрәк. Ә безнең районга килгәндә, киресенчә, былтыр гаилә коручылар саны аннан алдагы елдагыга караганда 3 парга артыграк булды. Зур булмаса да, арту бит бу. Ел дәвамында 123 пар үз тиңнәре белән кавышты. 
Никахлашу тантаналарын оештыруга зур игътибар бирәбез. Яшь парларның барлык теләкләре исәпкә алына: соңгы елларда табигать кочагына, “Кояшлы Ык” ял зонасына чыгып, күчмә язылышулар үткәрү матур традициягә әйләнде. Тантаналар ике дәүләт телендә алып барыла. 
Гаилә, мәхәббәт һәм тугрылык көнен ел саен үзенчәлекле итеп уздырабыз. Озак еллар тату гомер кичергән үрнәк парларга “Мәхәббәт һәм тугрылык өчен” медале тапшыру матур традициягә әйләнде. Узган ел әлеге медаль Вәрәшбаш авылында яшәүче Тәзкирә һәм Заһит Хановларга бирелде. Баланлы авылыннан Рәзинә һәм Илһам Габидуллиннар ТР Президенты белән очрашу тантанасында булып кайтты. 
– Соңгы елларда гаиләләр таркалуның артуы – җәмгыятебезне борчуга салган мәсьәләләрнең берсе. Безнең районда хәл ничегрәк? 
– Саннарга күз салсак, узган ел районда 49 гаилә таркалды. Бу алдагы ел белән чагыштырганда икегә кимрәк. Беренче карашка борчылырга урын да юк кебек. Әмма аерылышучылар санын гаилә коручылар белән чагыштырып карасаң, хәл уйланырлык. Ни кызганыч, соңгы ике елда гаилә стажлары бер елдан биш елга кадәр булган яшь гаиләләр таркалу очрагы һаман да күбрәк кала бирә. Мәсәлән, биш елга кадәр яшәгән – 28 гаилә, 5-9 ел гомер иткән – 24, 10-19 ел уртак тормыш алып барган – 18 гаилә, 20 ел һәм аннан да күбрәк яшәгән 22 гаилә таркалган. 
–Язилә Шәрипҗановна, демографик хәлгә дә бәя бирсәгез иде. 
– Демографик хәл ил күләмендә иң актуаль проблемаларның берсе булып кала. Безнең районда да соңгы елларда туучылар саны кимү күзәтелә. Аналар һәм балаларга социаль ярдәм күрсәтү буенча федераль һәм республика дәрәҗәсендә кабул ителгән өстәмә чаралар үз нәтиҗәсен бирер, туучылар саны артып, демографик хәл уңай якка үзгәрер, дигән өмет бар. Узган ел районда 156 сабый якты дөньяга аваз салды. Аларның 66сы – малай, 90ы – кыз бала. 
Дәүләтнең бала тууны арттыруга юнәлтелгән программалары нәтиҗәсе буларак икенче һәм аннан соңгы балалар туу һаман да арта. 2018 елда туган 49 бала гаиләдә – беренче, 65 бала – икенче, 37 сабый – өченче һәм 5есе дүртенче һәм аннан соңгы балалар булып дөньяга килде. Кызганыч, 19 бала тулы булмаган гаиләдә туган, бу сабыйларның 12 процентын тәшкил итә. 
Елның беренче туган баласын котлау, игезәк бәбиләргә тантаналы шартларда таныклык тапшыру, елның йөзенче баласы булып туган сабыйның әти-әнисен тәбрикләү – барысы да куанычлы вакыйгалар. Һәм без әти-әниләрнең шушы шатлыклары белән бүлешергә тырышабыз. Барыбызга да гаилә иминлеге, күңел тынычлыгы, балаларыбызның игелекле булуларын телим. 

Әңгәмәдәш – Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев