Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Островка халкы булганына канәгать

Рус Шуган авыл җирлегенә керүче Островка авылында нибары 10 кеше гомер кичерә. Островка – иң карт авылларның берсе. Биредә ике кеше эш яшендә булса, калганнары – лаеклы ялдагы өлкәннәр.

– Киләсе елга 80 яшь тула. Шушы авылда туып үстем, хезмәт юлым да шушында үтте. Яшәр өчен шартлар булмаса, бу кадәр гомер юлы үтелмәгән дә булыр иде. Бик ошый авылыбыз. Пенсияләрне вакытында китерәләр, картым белән чөкердәшеп яшибез. Сәламәтлек булса, тагын ни кирәк инде безгә?! Азык-төлек, көнкүреш товарларын автолавкалар алып килеп тора. Ерак дип тормыйлар, күз ачып йомганчы килеп җитәләр. Алай ризыкка интеккәнебез юк. Ходайга шөкер итеп гомер кичерәбез, – ди Валентина Волкова.
Островка авылы Башкортостан Республикасы белән чиктәш җирдә, Мөслим авылыннан 18 км көньяк-көнчыгышка таба урнашкан. Авыл 1920 еллар башында оеша. Ул вакытларда ул Татарстан АССРның Минзәлә кантоны Ирәхтә волостена карый. 1926 елда авылда – 179, 1938 елда – 204, 1949 елда – 221, 1958 елда – 125, 1970 елда – 93, 1979 елда – 61, 1989 елда 45 кеше яши. 2002 елда авылда 48 кеше гомер кичерә. Өч авылга – Тат. Смыловка, Иске Смыловка һәм Островка халкына медицина ярдәмен Тат. Смыловка авылы фельдшеры Резеда Хәмидуллина күрсәтә. Биредә ул 1982 елдан бирле эшли. Лаеклы ялда булса да, бүгенге көнгә кадәр яраткан хезмәтеннән аерылмый ул. Авыл янындагы басуларны Иске Смыловка авылыннан фермер Владимир Усков эшкәртә. 
– Тормыш иптәшем белән икебез дә шушы авылда мәктәптә балалар укытып, лаеклы ялга чыктык. Авылыбыз табигатьнең бик матур урынына урнашкан. Урман кочагына сыенып утырган авылда җәйләр аеруча рәхәт үтә иде: җиләктән кайтып кермәдек, гөмбәгә йөрдек. Авылда кеше кими башлагач, без дә, бик күпләр кебек, Мөслимгә күчеп киттек. Җәйгелеккә барыбер авылга кайтабыз. Йортыбыз дача ролен үти. Төрле кайнатмалар ясап, кышкылыкка банкалар ябып, иртә яздан көзнең соңгы көннәренә кадәр шушында яшибез. Авылда рәхәт. Һавасы чиста, халкы ярдәмчел. Авылдашларымның һәрберсе туганым кебек якын. Кибете, почтасы, ФАПы, клубы, мәктәбе-бакчасы булса, авылда яшәргә теләүчеләр артыр иде, – ди Галина Кетова.
Авыл халкы Өлкәннәр көне, Яңа ел кебек бәйрәмнәрне бергә җыелып үткәрә. Халык зарланмый. Башкача тормыш-көнкүреш итүне белмәгәнгәме, булганына канәгать итеп яши.
– Островка – бик матур һәм кунакчыл авыл. Халкы үзара дус-тату булып, ярдәмләшеп гомер кичерә. Авыл халкының никадәр ихлас булуын аңлатып булмый. Гомумән, район үзәгеннән еракта урнашкан авылларда бу матур гадәткә кергән дип әйтер идем. Узган ел авылның зиратын койма белән әйләндереп алдык. Авылдагы эшләр үз җае белән эшләнеп бара. Авыл халкы булганына канәгать, – ди Рус Шуган авыл җирлеге башлыгы Альбина Басорина.
Авыллар кешеләре белән бай, дип юкка гына әйтмәгәннәрдер. Островка авылы, ни дисәң дә, яшәрми. Аның киләчәге нинди булыр? Бу сорау ачык кала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев