Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өшүдән сакланыгыз!

Яңа елга чыккач, Мөслимдә 1942 нче елгы ир-атның туңып үлүе хакында хәбәр керде.

Кыш салкыннары белән куркыта. Узган елның соңгы аенда район эчке эшләр бүлеге штабыннан Иске Карамалы юлында берәүнең туңып үлүе турында хәбәр алган идек. Яңа елга чыккач, Мөслимдә 1942 нче елгы ир-атның туңып үлүе хакында хәбәр керде. Массакүләм мәгълүмат чаралары Россиягә аномаль салкыннар килүен искәртә. Гыйнвар аенда Үзәк Россиядә һәм Идел буенда температура климатик нормадан ун градуска түбәнрәк булачак, диләр. Димәк, үзебезнең һәм якыннарыбызның сәламәтлегенә аеруча игътибарлы булу сорала. 

Өшүнең билгеләре 
- тире аксыл-зәңгәр төскә керә; 
- температураны һәм авыртуны сиземләү кискен кими яки бөтенләй булмый; 
- бөтен тән туңганда кеше сүлпәнләнә, тәне салкын, пульсы еш, артериаль басымы төшкән, тән температурасы 36 градустан түбән була. 
беренче ярдәм 
- өшегән кешене җылыга урнаштырырга һәм әкрен-әкрен җылытырга кирәк. Әйтик, җылы юрганга төрергә (бөтен тән туңганда), өске тукымаларның вакытсыз җылынуын булдырмас өчен өшегән җиргә салкынны һәм җылыны үткәрми торган мамыклы-марлялы бәйләвеч (7 катлам) куярга кирәк. Мондый ысул, организмның гомуми җылынуын тәэмин итеп, өшегән урынның тышкы җылынуын берничә тапкырга акрынайтырга мөмкинлек бирә; 
– өшегән урынны кул, тукыма, спирт, кар белән ышкырга ярамый; 
- әгәр кул яки аяк өшесә, аларны ваннада, суның температурасын 20 градустан 40 градуска кадәр акрынлап күтәреп һәм 40 минут буе җиңел генә массажлап җылытырга мөмкин; 
- зыян күрүчегә күп итеп җылы эчемлек (баллы чәй) бирергә; 
- тынычландыру өчен авыртуны баса торган (анальгин) һәм кан тамырларын киңәйтә торган чаралар (эуфиллин, но-шпа яки никотин кислотасы), шулай ук валериан яки пустырник төнәтмәсе (5-10 тамчы) бирергә киңәш ителә. 
Түбәндәге очракларда ашыгыч медицина ярдәме кирәк: 
- өшегән урынның сизгерлеге яңадан барлыкка килмәсә; 
- көчле авырту бетмәсә; 
- тире капламының төссезлеге сакланса; 
- бармак белән басып алгач, тиренең төсе үзгәрмәсә; 
- эчендә канлы сыекча булган куыклар барлыкка килсә. 

Өшү очраклары 
булмасын өчен 
Суык көннәрдә урамда озак йөрмәскә, ерак юлга чыкмаска кирәк. 
Урамга чыкканда җылы итеп киенергә киңәш ителә. Киемегез кысан булмасын, бер җылы кием кигәнче, берничә кием кию дөресрәк. Битегезне шарф белән каплагыз. Урамда озак торырга туры килсә, гел хәрәкәтләнегез. 
Ерак юлга чыгарга туры килсә, үзегез белән җылы киемнәр, одеял, кайнар чәй алыгыз. Машинагызда көрәк даими булсын. 
Урамда тәмәке тартудан тыелып торыгыз, спиртлы эчемлекләр кулланган хәлдә салкынга чыкмагыз! 

Лидия Крымова, 
район үзәк хастаханәсе хирургы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев