ОСАГО буенча түләүләр арта: Россия Банкы ремонт чыгымнарын исәпләү тәртибен үзгәртте
Бу хакта «РИА Новости» хәбәр итә
Россия Банкы ОСАГО буенча автомобильләрне ремонтлауга чыгымнар исәпләнә торган кагыйдәләрне яңартты. Запас частьләр һәм материалларның уртача бәясе белешмәлекләрен формалаштыруның яңа тәртибе 2026 елның 11 июленнән гамәлгә керәчәк, дип хәбәр итә «РИА Новости».
Үзәк банкта ачыклык кертүләренчә, иминият компанияләре мәҗбүри автоиминиятләштерү буенча түләүләрне исәпләгәндә нәкъ менә шушы белешмәлекләрне куллана. Россия автоиминиятчеләр берлеге яңа кагыйдәләрне исәпкә алып, документларның яңартылган редакцияләрен өч ай эчендә расларга тиеш.
Россия Банкының яңа таләпләре нигезендә, запас частьләрнең уртача бәясен исәпләгәндә, аналогларның бәяләре исәпкә алынмаячак (әгәр алар оригиналдан 70 процентка һәм аннан да арзанрак булса). Чыгым материалларының уртача бәясе ташламаларны исәпкә алмыйча билгеләнәчәк.
Аерым үзгәрешләр бер тапкыр кулланыла торган детальләрнең бәясен исәпкә алуга кагыла. Хәзер иминиятчеләр аларның тулы бәясен ремонт исәбенә кертергә тиеш.
Россия банкы бәяләвенчә, үзгәрешләр үз көченә кергәннән соң ОСАГО буенча уртача түләү якынча 10 процентка артырга мөмкин.
Чыганак, фото: Татар-информ
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев