Җор телле Зәкәрия
Райондашларыбыз Зәкәрия Рәхимовны вете¬ринар-табиб буларак белә. Яңа Сәет авылында дөньяга аваз салган Зәкәрия гомере буе туган җирендә намуслы хезмәт куйган. Җор телле, киң күңелле, юмор хисенә ия Зәкәрия абый – бәйрәм- тамашалар алып барырдай, туйларда тамада булырдай ир-егет!
Язмыш сынауларын елмаеп үтәр өчен Ходай аңа көч кенә түгел, сабырлык һәм түземлек тә биргән.
Җиде яшендә күмәк уен вакытында иптәш малае, чүрәкәйгә сугам дип, агач лапта белән Зәкәриянең битенә суга.
– Ялгыш сугылса да, лапта бик авыр төште. Яңак сөяге ярылган иде. Шеш көннән-көн зурайды, каз йомыркасы кадәр булып үсте. Әнигә “өй почмагына бәрелдем” дип ялганладым. Әнкәй күрәзәчеләргә дә барды, мин “бәрелгән” өй почмагын өшкереп йөргәне дә истә калган. Безнең авыл медпункты Минзәлә зона хастаханәсенә карый иде. Әнкәем: “Балам харап була бит!” – дип, колхоздан ат сорап алды. Колхоз рәисе: “Атка үзегез утыра күрмәгез! Баланы гына утыртып, үзегез ат янәшәсеннән атлап барыгыз! Атлар ач, бик арык!” – дип, әнкәйгә кат-кат әйткән, – ди Зәкәрия абый.
Сугыштан соңгы еллар шул...
Хәлсез атта Минзәлә хастаханәсенә килеп җиткәнче Зәкәриянең битендәге шеш тагын да зурая. “Минзәләдә генә уңай чишелеш табылмаячак”, – дип, табиблар Казан шәһәренә юллама бирәләр. (Их, шул юлламаны бирмәгән булсаларчы!..) Әнисе улын, узгынчы ике бабайга ияртеп, Казанга озата. Башкаланың Бутлеров исемендәге икенче санлы хастаханәсенә алып киләләр егетне. Операциягә керергә җаны-тәне белән карыша Зәкәрия. Баланы, наркоз белән йоклатып, операциягә алып кереп китәләр. Биредә ул практика үтүче табиб кыз кулына эләгә. Кызның диссертация яклыйсы бар! Зәкәриягә “остеосаркома” диагнозы куеп, кыз егетнең яңагын кисеп ала!
Җиде яшьлек малай яңак сөяге белән киләчәктә күпме интегәсен белми шул. Гомере буе ризыкны рәхәтләнеп чәйнәп ашый да алмаган Зәкәрия абый. “Теш протезы кую да шактый мәшәкатьле, авыртулы”, – ди ул. Бер як яңак сөяге булмагач, ул тешне кайда утыртасың?!
Үсеп, буй җиткәч, Зәкәрия үзенә операция ясалган хастаханәгә килә. Биредә бер табиб аңа: “Егет, синдә остеосаркома булмаган. Бу чир булса, син әллә кайчан теге дөньяда булыр идең. Остео – “яңак” дигән сүз, ә саркома – яман шешнең тиз үсә торган төре. Харап иткәннәр сине, балакай!” – ди.
Яман шеш булмаганы соң ачыклана шул. Зәкәриянең битендәге шешне, тишеп, суыртып аласы гына булган да бит! Тик вакыт үткән, яңак киселгән шул инде! Кабырга сөяген алып, яңакны яңадан “ясарга” була, дигән сүзләр дә ишетә Зәкәрия абый. Тик табигатькә каршы барасы килми.
– Кешенең язмышы туганчы ук маңгаена языла, диләр. Гомерем буе тормышны яратып яшәдем. Күңелемә яткан һөнәрне үзләштердем. Малларны миннән дә ныграк аңлаучы юктыр кебек тоела иде кайчак. Маллар, кешеләрдән үзгә буларак, ялганлый белмиләр. Дүрт аяклы хайваннардан хөсетлек көтмисең. Тугрылыкка да кешеләргә хайваннардан өйрәнергә иде, – ди Зәкәрия абый.
Мәктәпне тәмамлагач, Зәкәрия абый бер ел Алабуга шәһәренең ветеринар-фельдшерлар әзерләүче мәктәбендә белем ала. Аннан укуын Буа ветеринария техникумында дәвам итә.
– Минем артист буласым килгән иде! Үземне гел сәхнәдә дип күз алдына китерә идем. Документларны Алабуга культура-агарту училищесына тапшырып, югары баллар белән укырга керү бәхетенә ирештем, бер ел режиссура бүлегендә укыдым да әле мин! Әткәй кебек якын булган абыкаем: “Кыек авызың белән, кеше көлдереп, сәхнәдә йөрмәссең бит инде!” – диде дә, артист булу теләге юып алгандай юкка чыкты, – дип, яшьлеген искә төшерде Зәкәрия абый.
Зәкәрия абый тормыш иптәше Марсидә белән дүрт бала үстергән. Икесе дә гомер буе фермада хезмәт куйганнар. Булганына шөкер итеп, булдыра алганча мал-туар, кош-корт асрап дөнья көткән алар.
– Мин бу авылга 1968 елда Метрәй авылыннан килен булып төштем. 48 ел каенана белән яшәдем. Бик зирәк карчык иде. Без көне-төне фермада хезмәт куйдык. Балаларны әнкәй карап үстерде. Мин аңа гомер буе рәхмәтлемен. Тормыш иптәшем белән аңлашып, бер-беребезгә юл куеп, бер- беребезне хөрмәтләп яшибез. Ихатабызда тана бозаулар, ике сыерыбыз, атыбыз, куяннарыбыз бар. Җиде-сигез баш умарта тотабыз, кош-корттан өзелгәнебез юк. Алга таба да шулай – сәламәтлектә, парлашып яшәргә язсын! – ди Марсидә апа.
Аларның йортында кенәри кошлары, 10 яшьлек ташбака да яши. Аквариумда экзотик балыкларга кадәр бар. Зәкәрия абыйның ял бүлмәсендә исә затлы шешәләр тезелгән. “Бүләккә килгән шешәләрнең һәммәсенең үз тарихы бар”, – ди героебыз.
Укуын тәмамлап, “Урожай” колхозында – ветеринар-техник, район ветеринария оешмасында ветеринар-фельдшер булып хезмәт куйган Зәкәрия Рәхимовны мөслимлеләр ярдәмчел кеше буларак белә. Тәүлекнең кайсы вакыты булмасын, ярдәм сорап килүчеләрне кире бормаган ул. Кулыннан килгәннең барысын да эшләгән Зәкәрия абый бик күп малкайларның гомерен саклап калган. Тугызынчы дистәсен вакласа да, бүген дә ул бик теләп халыкка ярдәм кулы суза. Күңел яткан эш картаюны белми, диләр бит!
Лилия Шәймиева.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев