Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Онытырга хакыбыз юк!

27 гыйнвар – Ленинград камалышын өзү көне.

Бу көн – Россиядә хәрби дан көне. 1944нче елның 27 гыйнварында 872 көн дәвам иткән Ленинград шәһәрен саклау төгәлләнде.

Ленинград шәһәре өчен барган сугышлар – Икенче Бөек Ватан сугышы тарихын­да иң мөһиме һәм Бөек Ватан сугышында иң озакка сузыл­ганы. Ул батырлык һәм фида­карьлек үрнәгенә әверелде. Ленинград Советлар Сою­зындагы кулга төшерелергә тиешле иң мөһим объектлар исемлегенә кертелгән булган.

Немец һәм фин гаскәрләре тарафыннан камалышка алынган шәһәрдә 2,5 миллион кеше, шул исәптән 400 меңгә якын бала кала.

Бу кадәр халыкка җитәрлек азык-төлек бул­мый. Камалышның берен­че көннәреннән үк диярлек азык-төлекне саклап тотарга, нормаларны киметергә, төрле азык суррогатлары файдала­на башларга туры килә. Бло­када икмәгенең 20-25 процен­ты целлюлозадан торган ва­кытлар булган. Шәһәрдә азык- төлек карточкалары кертелә, нормалар күп тапкырлар киметелә. Азык-төлек җитмәү 1941 елның ноябрендә үк сизелә башлый, декабрь аен­да ачлык башлана.

Немецлар шәһәрдәге хәл турында, хатын-кызларның, балаларның һәм өлкәннәрнең күпләп үлүе турында белә. Камалыш планы нәкъ шуны күздә тота. 1941 елның ноябрь- декабрь айларында Ленин­град эшчесе көнгә нибары 250 грамм ипи ала, хезмәткәрләр, балалар һәм өлкәннәр – ни­бары 125 грамм. 25 декабрьдә беренче тапкыр ипи паегы эшчеләр өчен 100 граммга, башкаларга 75 граммга арт­тырыла. Бу ленинградлылар­да өмет уты уята.

1941-1942 елларның көзе һәм кышы Ленинград камалы­шы тарихында иң авыр вакыт була. Кыш иртә килә һәм бик суык була. Бу бик күп кыенлы­клар тудыра. Шәһәрдә җылыту системасы эшләми, кайнар су юк. Җылыну өчен халык ки­тап, йорт җиһазлары яга, агач биналарны сүтә. Шәһәр транс­порты бөтенләй диярлек тук­тап кала. Халык ачлыктан меңәрләп үлә.

А д м и н и с т р а т и в учреждениеләр, поли­клиникалар, балалар бак­чалары, типографияләр, китапханәләр, театрлар эшләвен дәвам итә. Ленин­град галимнәре дә эштән тук­тамый. Фронт линиясе дүрт километр ераклыкта гына бу­луга карамастан, Киров заво­дында да эш тукталмый. Су­гышка киткән аталары уры­нына станоклар артына 13-14 яшьлек үсмерләр баса.

Совет гаскәрләре Ленин­град камалышын 1943 елның гыйнварында гына өзә ала. 18 гыйнвар көнне Ленин­град һәм Волхов фронтлары гаскәрләре, Ладога күленнән көньяктарак кушылып, 8-11 километр киңлегендә коридор ача ала. 18 көн эчендә күл яры буенча 36 километр озынлык­та тимер юл салына. Аннан ка­малышта калган шәһәргә по­ездлар юнәлә.

Ватаныбыз Ленинград­ны саклаучыларны онытма­ды. Ленинград фронтының 350 меңнән артык солдат һәм офицерлары орден һәм медальләргә тәкъдим ителде, 226 кешегә Советлар Союзы Герое исеме бирелде, 1,5 мил­лион кеше “Ленинград обо­ронасы өчен” медале белән бүләкләнде. 1945нче елның 20 гыйнварында шәһәр Ле­нин ордены белән бүләкләнде, 1965нче елның 8 маенда “Герой-шәһәр Ленинград” мактаулы исеменә лаек булды.

“Камалыш икмәге” Бөтенроссия хәтер акци­ясе Ленинград камалы­шын өзү көненә багышла­на. Бу көнне үтүче чара­лар нацистларның сугыш чорындагы җинаяте һәм ленинградлыларның батыр­лыгы турында искәртә. “Ка­малыш икмәге” Бөтенроссия хәтер акциясенең символы – 125 граммлы ипи кисәге. Камалышның иң авыр чо­рында ипи нормасы шул кадәр генә булган.

Батырлар йортында Мөслим политехник тех­никумы студентлары өчен “Тынгысызлар хәтере” исем­ле музей-дәрес үтте. Укучы­ларга камалышта калган ленинградлыларның тор­мышын тасвирлаган видео­фильм тәкъдим ителде. Музей хезмәткәрләре халыкның ач­лык һәм салкын белән сыналу­лары, балаларның һәм хатын- кызларның заводта хезмәт ку­юлары, совет солдатларының шәһәрне саклау өчен куйган хезмәте турында сөйләделәр. Дәрес ахырында укучылар ка­малышта һәлак булган ленин­градлыларны бер минут тын­лык белән искә алдылар.

Фото – туган як музее архивыннан.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама