Реклама
Яңалыклар
Өмәгә чакырабыз!
Табигатебез биргән шушы аяз, коры көннәрдә туганнарыбызның каберлекләрен, зиратларны чистарту изге бер гамәл булыр.
Зиратларның чиста, тәртиптә булуы авыл халкының ни дәрәҗәдә әхлаклы булуын күрсәтә. Табигатебез биргән шушы аяз, коры көннәрдә туганнарыбызның каберлекләрен, зиратларны чистарту изге бер гамәл булыр. Шушы максаттан 30 апрель көнне - Мөслим авылының яңа зиратында, 1-2 май - авыл зиратларында өмәләр уздырыла. Барлык авылдашларны, ял көннәренә туган авылларына кайткан якташларыбызны шушы чарада катнашырга чакырабыз. Мәңгелек йортларыбызны чисталыкта, тәртиптә тотыйк. Анда җирләнгән якыннарыбызның рухы шат булсын.
Фото – "Мөслим-информ" архивыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев