Реклама
Яңалыклар
Өметләр зурдан!
Баек авыл җирлегендә яшәүчеләр проблемаларны үзара салым хисабына хәл итә.
Һәрбер авыл җирлегендә үзәккә үткән мәсьәләләр була. Баек авыл җирлеге өчен су белән тәэмин итү һәм юллар торышы шундыйлардан. Әлеге мәсьәләләрне хәл итү өчен быел җирлектә үзара салым акчасын узган елгыдан күбрәк җыярга булганнар. Дусай авылы халкы үзара салымны – бер мең сумнан, баеклылар – ике мең сумнан, Горбуновка һәм Яңа Сәфәрдә 700әр сумнан җыячаклар.
– Узган ел җирлектәге һәр авылда һәр кешедән 700 сум җыеп тапшырган идек. Барлыгы 276 мең сум акча тупланды. Бу средстволарга Яңа Сәфәр авылында ике тапкыр су насосы алыштырылды, Баек авылында язгы ташу алып киткән юллар һәм күперләр ремонтланды, – ди Баек авыл җирлеге башлыгы Марат Фәхерлегаянов.
Баек, Яңа Сәфәр, Дусай һәм Горбуновка авылларын берләштергән җирлектә бүген 279 хуҗалык исәпләнсә дә, аларның 228ендә генә кеше яши. Яшәү урыны буенча теркәлгән халык саны белән дә шушы ук хәл. 536 кеше пропискада булса да, чынлыкта бу сан 400гә дә тулмый! Ихаталарында мал тотучылар саны да әкренләп кими башлаган. Җирлек халкы авылда төпләнеп калганчы, читкә китеп гомер итүне кулайрак күрә. Шулай да төпләнеп калганнар туган авылларының киләчәге өчен битараф түгелләр. Киләсе елда дүрт авылның да юллары ремонтланып, гравий түшәлер, су системасына ремонт ясалыр, дип көтәләр. Үзара салым акчасын вакытында туплап өлгергән шартта бу эшләрне башкарып чыгып буласын да ышандыра җирлек башлыгы.
– Чишмәләре булган авылларның киләчәге бар, дип юкка гына әйтмәгән әби-бабаларыбыз. Җирлек халкы: “Чишмәләрне төзекләндерергә кирәк”, – дигән фикерен җиткерде. Киләсе җәйдә Баекның Атау чишмәсенә ремонт үткәрелер, ә Гобыртык чишмәсенә реконструкция ясалыр, дип көтәбез, – ди Баек авылының клуб мөдире Резеда Нуриева.
Узган ел җыелган үзара салым акчасына Дусай клубында өлешчә ремонт эшләре башкарылган. 240 мең сумга клубның түшәме эшләнгән һәм фойе өлеше ясалган. Баек авыл җирлеге советы, почта бүлекчәсе, клуб, китапханә һәм АТСны бер түбә астына туплаган бинада музей да эшли. Авыл тарихы турында сөйләүче музей белән бергә бинаның коридорына да үзара салым хисабына бик яхшы ремонт ясалган, Баек мәдәният йортына бәдрәф эшләнгән.
– Күзгә күренми торган бик күп эшләр зур чыгымнар таләп итә. Шул ук үзара салым хисабына авылдагы зират җирләре рәсмиләштерелде. Ә алар бездә – дүртәү! Авыл эчендәге юлларны ел әйләнәсе карап тоту, юл кырыйларын чабу да акча сорый. Шөкер, авыл халкы һәр башлангычны хуплый. Тик җирлек халкының елдан-ел кимүе генә күңелне тырнап тора. Ел башыннан 15 авылдашыбыз бакыйлыкка күчте. Монда яшәмәсәләр дә, яшәү урыны буенча теркәлгән булгач, җирлектә алты бала туды, дип әйтергә ярыйдыр. Шушы көннәрдә ике егетебезне армия сафларына озатырга планлаштырабыз, – ди Марат Фәхерлегаянов.
Җирлектә төп гомуми белем бирү мәктәбе эшли. Бүген анда 27 укучы белем ала. Балалар бакчасына биш сабый йөри. Дүрт авылга бер генә кибет эшли. Калганнарында автолавкалар хезмәт күрсәтә.
Үз эшләрен башлап, эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләрнең күп булуы сөендерә. Быел Дусайда Рәфил Шакиров, гаилә фермасы төзеп, терлекчелек һәм игенчелек белән шөгыльләнә башлаган. Шул ук авылдан Илнур Муллагалиев берничә ел инде игенчелек белән шөгыльләнә. Баек фермерлары Әхәт Солтанов, Илнар Хәмәдишин, Илнар Закиров, Руслан Сәхипгәрәев, Сәфәрдән Ришат Сәхипгәрәев исемнәре – игенчелек, терлекчелек һәм кошчылык буенча яхшы таныш. Быел Инсаф Солтанов үзмәшгуль булып теркәлгән. Төрле өлкәләрдәге проблемаларны чишүдә аның да зур ярдәме булуын билгеләп үтә авылдашлары.
– Төрле мәсьәләләрне чишүдә авыл халкының бердәм булуы кирәк. Тиешле күләмдә акча тупланса, Дусайдагы буаны да чистартып булмасмы, дип уйлыйбыз. Үзара салымга өмет зурдан! – ди Баекта яшәүче Ләйлә Баянова.
Лилия Шәймиева.
ФОТО – “МӨСЛИМ-ИНФОРМ” АРХИВЫННАН.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев