Өмәләр берләштерә
Җирлегебездә өмәләр бара. Узган шимбәдә өмә аеруча зур масштабта үтте
Мемориаль комплекста узган чисталык өмәсеннән бер генә оешма да читтә калмады.
– Өмәләрдә райондашларыбыз актив катнаша. Атна дәвамында оешма-предприятие коллективлары, район активы җирлегебезне, мемориаль комплексны тәртипкә китерүдә үзләреннән зур өлеш кертте. Быел әлеге чарага төрле гаскәрләрдә хезмәт иткән һәм мемориаль комплекста стелалары булган иҗтимагый хәрәкәт активистлары да кушылды. Бу бик матур күренеш. Алга таба да шулай бердәм булып эшләргә язсын! Күмәк эш күңелле бит ул, – ди Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Бәйрханов.
Һава торышы да уңайлы булды. Җыештыру һәм төзекләндерү буенча масштаблы эш башкаруга яңгырлар комачауламады.
– Бергә эшләгәндә, хезмәтнең нәтиҗәсе дә матур була. Шимбә өмәсендә мемориаль комплекс территориясен чүп-чардан, коелган яфраклардан чистарттык. Өмәләр янгын куркынычсызлыгын да киметә. Корыган үлән, яфраклар иминлекне кайгыртуга да сәбәп булып тора. Без, хәрби һава десанты гаскәрләрендә хезмәт иткән ир-егетләр, өмәгә шатланып килдек. Күмәк эш берләштерә, – ди Рүзил Фәррахов.
"Төзекләндерү һәм яшелләндерү" унитар предприятиесе техника белән ярдәм итте. Җиде куб.метрга якын корыган яфрак һәм башка чүп җыеп алынды.
Бу көннәрдә авыл зиратларында да өмәләр үтте. Изге эшкә өлешем керсен дип, һәркем кулыннан килгәнчә тырышып эшләде. Өмәдә катнашучылар зиратларны чүп-чардан, коелган яфраклардан, сынган ботаклардан чистартты, зират янындагы үләнне чапты. Мөслим зиратында өмә ноябрь аенда оештырылачак. Мәңгелек йортыбызны тәртипкә китерүдә райондашларыбыз актив катнашыр, дип ышанабыз.
– Авыл мәчетләре территориясендә дә эшнең кызган чагы. Түбән Табын авылының “Җәмигъ” мәчетендә оештырылган өмәдә авыл халкы бер йодрыкка тупланып эшләде. Бина территориясе чистартылды, торбалар буялды. Башка мәчетләрдә дә өмәләр үткәрелде. Авыл халкы бердәм булып тотынганда гына күп көч сорый торган төзү-яңарту, кышкы сезонга әзерләү эшләрен башкарып чыгарга була. Елгабаш, Метрәй, Каенсаз мәчетләрендә территорияне төзекләндерү, күпьеллык чәчәкләр утырту, чистарту, яңарту эшләре башкарылды. Метрәй авылының Исмәгыйль мәчетенә янкорма төзеләчәк.
Лилия Шәймиева фотосы
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев