Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Олыласаң олыны, олыларлар үзеңне!

1 октябрьдә Халыкара өлкәннәр көнен билгеләп үтәбез. Әлеге бәйрәм – бу­ыннар бердәмлеге, ел­лар бәйләнеше симво­лы, әти-әниләребезгә, әби-бабайларыбызга, сугыш һәм хезмәт ве­тераннарына, өлкән яшьтәгеләргә районы­быз үсешенә керткән өлешләре, күпьеллык на­муслы хезмәтләре, тормыш тәҗрибәләре, игелекләре өчен рәхмәт сүзләребезне җиткерү мөмкинлеге.

 

Әти-әниләребез, әби- бабайларыбыз да өлкән яшьтә. Алар – бик күп авыр­лыклар күргән, дөньяның ачысын-төчесен татыган кешеләр.

Лаеклы ялдагы хезмәттәшләребез – укыту­чылар – безнең өчен үрнәк. Алар – безнең остазлары­быз! Укытучылар укучы­ларга белем бирү, укыту сыйфатын күтәрүдән тыш, балаларның интеллектуаль үсешен дә кайгырта. Шул максаттан төрле шәһәрләргә конкурсларга алып бара­лар, истәлекле урыннарга экскурсияләр оештыралар, төрле кичәләр үткәрәләр.

Сәламәтлекләре чикле балалар өчен Түбән Табын интернат-мәктәбендә бу юнәлештә күп эшләр башка­рыла. Лаеклы ялга чыккан өлкәннәрне өйләренә барып котлау матур традициягә әйләнде. Балалар өлкәннәргә үзләре ясаган открытка­ларны бүләк итә, бәйрәм уңаеннан җылы сүзләрен җиткерәләр. Өлкәннәр, күрсәтелгән хөрмәттән канәгать булып, рәхмәтләрен җиткерә. Өлкән яшьтәге хезмәттәшләребезне “Бер күрешү – үзе бер гомер” исе­ме астында баручы сыйныф сәгатьләренә дә чакырабыз. Алар истәлекләре белән ур­таклашалар, яшьлекләрен, үзләре оештырган кызыклы чаралар турында сөйли, ачык дәресләр, укучыларга сый­фатлы белем бирү өчен янып йөрүләрен, алны-ялны бел­ми чабуларын хәтерләрендә яңарталар. Уйлап карасаң, һәркайсының 30-40 еллык хезмәт стажы бар. Бу бит – үзе бер кеше гомере! Тормыш юлы мәктәптә узган, дигән сүз.

Еллар узып, лаеклы ялга чыккач, башкар­ган эшләреңне искә алып, хезмәт юлының намус белән үтелүенә сөенәсең. Укыту­чы хезмәтен үлчәп булмый, нәтиҗәсе дистә еллар узгач кына беленә.

Өлкәннәребезгә сәламәтлек, якыннарының кадер-хөрмәтен тоеп, озак яшәүләрен телибез.

Гөлназ Сәйфуллина, сәламәтлек мөмкинлекләре чикләнгән балалар өчен Түбән Табын

мәктәп-интернатының укытучы дефектологы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама