Олы Чакмак мәдәният йортында Радик Гыйльметдинов белән очрашу узды
«Батыр безнең егетләр» исемле кичәдә әфган сугышы ветераны һәм локаль сугыш ветераны да катнашты
1 ноябрь көнне Олы Чакмак мәдәният йортында чираттагы кыска вакытлы ялына кайткан Радик Гыйльметдинов белән очрашу уздырганнар. "Батыр безнең егетләр" исемле әлеге кичәдә әфган сугышы ветераны Ленар Хөснетдинов, локаль сугыш ветераны Илдар Шәймиев та катнашкан.
"Бәйрәмнең бизәкләре "Хатирә" вокаль ансамбле, моңлы сандугачыбыз Фәридә Сәфәрова, биючебез Сирена Фәсхиева булса, очрашуны тулыландырып, Тукай районыннан әфган сугышы ветераны Әбүзәр әфәнде, районыбызның волонтер отряды җитәкчеләре Людмила Игошева, Рүзәл Минһажев катнаштылар. Бер сулышта барган, төрле сугышлар һәм хәрби операция хатирәләрен берләштергән өч сәгатьлек очрашуны авыл җирлеге башлыгы Илнур Габидуллин изге теләкләре белән тәмамлады", - дип хәбәр итәләр безгә Олы Чакмактан.
Фотолар - Олы Чакмак мәдәният йортыннан.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев