Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Өлкәннәр һәрвакыт хәрәкәттә

“Мизгел” яшьләр үзәгендә район башлыгы актив тормыш алып баручы өлкәннәр белән очрашты. Шул рәвешле Өлкәннәр ункөнлегенә старт бирелде.

Бәйрәмгә авыл җирлекләренең ветеран­нар советлары рәисләре, актив өлкәннәр чакырыл­ган иде. Район башлы­гы, ветераннарны тәбрик итеп, җылы теләкләрен җиткерде:

– Сез бай тәҗрибәгез, мактаулы хезмәт юлыгыз, матур гамәлләрегез белән яшь буынга тәрбия бирәсез. Өлкәннәрдәге акыл-сабыр­лык – һәркемгә үрнәк алыр­лык. Өлкәннәрнең тәрбия эшендә катнашуы үсеп килүче буынны әхлаклы, камил акыллы шәхес итеп тәрбияләргә мөмкинлек бирә. Буыннар тәҗрибәсе дәвамлы булсын иде, – диде район башлыгы.

О ч р а ш уда ра й о н поликлиникасының уча­сток табибы Рамил Мор­заханов өлкән буынның сәламәтлеген сак лау юнәлешендә тормышка ашы­рылучы чаралар белән та­ныштырды. Коронавирус инфекциясе таралуны тук­тату өчен вакцинациянең әһәмиятен билгеләп үтте. “Өлкән буын. Демография” илкүләм проекты кысала­рында районда башкарылу­чы эшләр турында чыгышы тыңланды.

Район ветераннар сове­ты рәисе Илгиз Низамов Өлкәннәр ункөнлегенең мөһимлегенә тукталып, хакимият органнарының, җәмәгатьчелекнең, оешма- предприятиеләрнең өлкән яшьтәгеләрнең проблема­ларына игътибарны арттыру зарурлыгына басым ясады. Илгиз Хафизович ункөнлек кысаларында оештырылучы чаралар планы белән дә та­ныштырды.

Очрашуда республика ветераннар оешмасының V I I I от ч е т са й л а у конференциясенә делегат­лар да сайланды. Делагатлар итеп район ветераннар сове­ты рәисе Илгиз Низамов һәм Метрәй ветераннар советы рәисе урынбасары Мирза­нур Галимов сайланды. От­чет-сайлау конференциясе 12 ноябрь көнне Казанның филармония концертлар за­лында үтәчәк.

Оч рашу га ки л г ә н өлкәннәр үзләрен бор­чыган мәсьәләләрне дә күтәрде. Аларның берен­чесе – сәламәтлеге чикле гражданнарны ташлама­лы дарулар белән тәэмин итү. Сәламәтлеге буен­ча федераль ташламага ия булучылар 1 октябрьгә кадәр икенең берсен: со­циаль пакет яки аның ак­чалата эквивалентын сай­ларга тиеш. “Районыбыз­да мөмкинлекләре чикле гражданнарның 58 процен­ты, бушлай дарулардан баш тартып, билгеләнгән сум­маны акчалата алуны ку­лай күргән. Республика бу­енча әлеге акчага өстенлек бирүчеләр 63 процентны тәшкил итә”, – диде Пенсия фондының район бүлеге җитәкчесе Фәридә Ганиева.

Икенче мәсьәлә – өлкәннәрне ташламалы юл­ламалар белән тәэмин итү. Бу өлкәннәр өчен пробле­мага әйләнә. Ник дигәндә, өлкәннәргә хәзер ташлама­лы юллама нигезендә ял итү өчен бик күп чикләүләрне үтәргә кирәк.

Лилия Шәймиева.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев