Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Өлкәннәр фикер алышты

Ветераннар пленумында күтәрелгән төп мәсьәлә яшь буынны тәрбияләү булды.

Пленумда узган елгы эшчәнлеккә йомгак ясалды. Утырыш “Рухи-әхлакый кыйммәтләр һәм гражданлык патриотизмын тәрбияләүдә ветеран оешмаларының эшчәнлеге” исеме астында үтте. Анда район башлыгы Альберт Хуҗин катнашты.
– Бүгенге очрашуның төп сәбәбе – ветераннар, районыбыз өлкәннәре турында мәгълүмат туплау, аларны халыкка җиткерү, яшь буынга әхлакый һәм патриотик тәрбия бирү. Без һәр мәсьәләдә өлкән буын – аксакалларыбызның зирәк акылына таянып эш итәбез. Актив тормыш позициясендә булган өлкәннәр яшьләргә һәрвакыт үрнәк, – диде район башлыгы.
– Илдә ватанпәрвәрлек тәрбияләүдә кыйбланың булмавы борчый. Без, ветераннар, бу юнәлештә эшлибез. Тик бу ветераннар җәмгыяте кысаларында гына бара торган эш түгел. Бу юнәлештә киң җәмәгатьчелек, дәүләт һәм хөкүмәт органнары – барысы да ныклап шөгыльләнергә тиеш. Бүген тәрбия нигезе планшетларга бәйле булып калды. Яшь буын телефонсыз яши алмый. Югыйсә җирлегебездә спорт белән шөгыльләнү өчен куәтле комплекс, бассейн, чаңгы базасы бар, мәдәни яктан үсү өчен балалар сәнгать мәктәбе, музей, мәдәни берләшмәләр эшли, аларның барысы да тиешле белгечләр белән тәэмин ителгән. Безнең заманда болар төшкә дә кермәде бит! Тик без яшь чакта яшьләр белән эшләүче оешмалар бар иде. Пионер, комсомол оешмаларын кайтарып булмаса да, аларны алмаштырырдай, яшьләрне берләштерердәй оешма кирәк, – диде район ветераннар советы рәисе Илгиз Низамов.
Мөслим лицееның ветераннар советы рәисе Альберт Иванов мәктәп елларында хәрби-патриотик тәрбия бирүнең зур роль уйнавына басым ясады. Киләсе уку елыннан 10-11 сыйныф укучылары өчен башлангыч хәрби әзерлек дәресләре керә башлаячагы турында әйтелде. Тагын бер яңалык: район ветераннар советы каршында өлкән яшьтәге райондашларыбызны кызыксындырган сорауларга җавап эзләү өчен эшче төркем булдырылды. Төркемне мәгариф ветераны Моряк Йосыпов җитәкләячәк.
Утырышта өлкәннәр фикер-тәкъдимнәрен дә җиткерде. Махсус хәрби операциядәге егетләр белән очрашып, аларга гуманитар ярдәм илтүче Рузәл Минһаҗевны хөкүмәт бүләгенә тәкъдим итәргә дигән фикер яңгырады. 
200дән артык райондашыбыз, төрле тармакларда эшләп, “Татарстанның атказанган хезмәткәре” исемен алган. Үз вакытында аларны хөрмәтләп, дәрәҗәле исем бирү турында таныклык тапшырылган һәм күпчелеге шуның белән онытылган. Туган якка мәхәббәт тәрбияләгәндә хезмәт алдынгылары турында мәгълүмат җиткерү, югары исемгә лаек булганнарның исемнәрен элмә такталарга урнаштыру кирәклеге әйтелде. Мәктәпләрдә югары исем алган шәхесләр белән очрашулар оештыруның әһәмияте билгеләп үтелде.
– Россия Президенты Владимир Путин “Беренчеләр хәрәкәте” дигән яңа проект тәкъдим итте. Яшьләрдә рухи, әхлакый һәм гражданлык патриотизмын тәрбияләүдә проект яңа мөмкинлекләр ачар дигән өмет бар. Безнең буын коммунизм төзүчеләрнең әхлак кодексын өйрәнеп үсте. Аны тәнкыйть утына тотучылар да булды. Әмма шуны онытмыйк: әлеге кодекс язмалары Коръәндә дә, Библиядә дә бар. Мөслим районының да әхлак кодексы булдырылды. Аны җәмгыятьтә, халыкны тәрбияләгәндә кулланма итеп алырга һәм көндәлек тормышыбызга кертергә кирәк, – диде Илгиз Низамов.
Өлкәннәр авыллар юкка чыгу сәбәпле караучысыз калган зиратлар буенча да борчылуларын белдерде.
Утырышта чыгыш ясаучылар, үз фикерен җиткерүчеләр күп булды. Бүләкләнүчеләр дә әз булмады. Тойгелде авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Равил Минһаҗев “Татарстан Республикасында ветераннар хәрәкәтен җәелдергән өчен” Мактау билгесенә лаек булды. Актив җәмәгать эшчәнлеге, ветераннар хәрәкәтен җәелдерүдәге хезмәте өчен район ветераннар советы рәисе урынбасары Әлфия Измайлова ТР ветераннар советының Мактау кәгазе белән бүләкләнде. Район ветераннар хәрәкәтен җәелдерүдәге хезмәтләре һәм рухи-мәдәни эшчәнлеге өчен Мәлләтамак авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Әнвәр Шәмсетдиновка – район ветераннар советының Мактау кәгазе, Олы Чакмак авыл җирлеге ветераннар советы рәисе Дилбәр Сәлимовага 65 яшьлек юбилее уңаеннан район ветераннар советының котлау хаты тапшырылды.
Лилия Шәймиева 

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев