Яңалыклар

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова: Үз гаиләмне кору турында хыялланам

Спортчы үз гаиләсен корырга теләвен әйтте

Фото: © «Татар-информ»
Фото: © «Татар-информ»

Олимпия чемпионы Алинә Заһитова тормышында нәрсә җитмәве турындагы сорауга җавап бирде. Спортчы үз гаиләсен корырга теләвен әйтте.

«Норникель» каналындагы «Вне формата» подкастында шоу-бизнеста актив тормыш алып баручы, сәяхәт итүче һәм күп эшләүче тыгыз графиклы кызга тормышында нәрсә җитми дигән сорау бирделәр.

«Бар да җитә... Үз гаиләм генә җитмидер. Әмма ул вакыты җиткәч булыр дип уйлыйм. Әлегә вакыты җитмәгәндер», — дип җавап бирде Заһитова.

 


Нет комментариев