Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Офык артында офык

Тойгелде авылында яшәүче Марсель Гыйлфановның “Офык артында офык” исемле шигырьләр җыентыгы дөнья күрде.

Китап сигез бүлектән тора. Анда Марсель Гыйлфановның 300дән ар­тык шигыре тупланган. Унбишләп шигырьгә көй дә язылган. Әлеге җырларны авторның улы Рөстәм Гыйлфанов башкара.

“Хәрби хезмәт вакытын­да әти-әнигә хат язып салу да авыр иде”, – ди Мар­сель абый. Шулай да кол­хозда эшли башлагач, юлда йөргәндә (Марсель абый шо­фер була) русча җырларны татарчалаштырып җырларга ярата. Шигырьләр дә туа. Тик аларның барысын да кәгазьгә төшереп тормый ир-егет. Теркәп барган яз­маларын да, календарьда “Язу – кешенең башы китә башлауның беренче билге­се ул” дигән фикерне укы­гач, мичкә ташлый. Тик язу сәләтен “басып”, илһамны алай гына сүндереп була димени?! Күпмедер вакыт­тан соң шактый җыелган шигырьләрен, куркып кына булса да, авылдашы Дамир Идиятуллинга күрсәтә. “Да­мир хикәя-шигырьләремне “сүтеп җыя” башлады”, – ди Марсель абый, шаяртып. Да­мир Идиятуллин хикәяләрне Фоат Садриевка күрсәтергә тәкъдим итә һәм кисәтә: “Белеп тор, шигырьләрең ошамаса, Фоат абый: “Әйбәт булган, энем, тагын яз”, дип әйтәчәк. Ошатса, киңәшләрен бирер, бәлки, ачуланыр да”. “Фоат Садри­ев мине тетте генә! Түздем инде”, – дип искә алды Мар­сель абый язучының реак­циясен.

Шигырьләрне китап итеп бастырырга Мөҗәһит Әхмәтҗанов тәкъдим итә. Китапның мөхәррире дә – ул. Җыентыкка кереш сүзне Фоат Садриев язган. Ул китап турында: “Авыл тормышының энциклопеди­ясе, дип әйтергә мөмкин”, – диде.

Тойгелдедә узган китап­ны тәкъдир итү кичәсендә Марсель абыйның авыл­дашлары, мәктәп укучыла­ры катнашты. Марсель Гыйл­фанов үзе һәм кунаклар аның шигырьләрен укыды. Рөстәм Гыйлфанов әтисенең шигырьләренә язылган “Әтием куллары”, “Өч ак ат”, “Геройлар булганнар”, “Апам бит син”, “Язның соңгы бура­ны”, “Туган көн” җырларын башкарды.

– Җыр табу мәсьәләсе хәл ителде. Нинди темага җыр кирәк булуын кичтән әтигә әйтәм дә, иртәнгә язып бирә. Аннан: “Яздырдыңмы әле?” – дип сорый башлый, әтигә тиз кирәк! – ди Рөстәм.

Рөстәм Гыйлфанов, гаилә белән иртәнге ашка җыелгач, әтисенең яңа шигырьләрен укулары ту­рында да әйтеп үтте. Шул рәвешле Гыйлфановлар гаиләсендә үзенчәлекле тра­диция дә барлыкка килгән. “Шигырь язу өчен нинди булса сәбәп, этәргеч кирәк. Быел беренче күкрәүне ишеткәч, күңелемдә ши­гырь туды,” – ди Марсель абый. Райондашыбызга иҗат чишмәсенең саекмавын, хикәя-шигырьләре белән сөендереп торуын телибез.

Римма Афзалова.

Автор фотосы.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев