Реклама
Яңалыклар
Өч ай үткәч түләнә башлый
Федераль закон нигезендә эшләүче пенсионерлар иминият пенсиясен һәм билгеләнгән түләүне индексацияләнмәгән көе ала. Эштән азат ителгән очракта пенсионерга ул эшләгән чордагы барлык индексация дә исәпкә алынган пенсия түләнәчәк.
Арткан пенсияне ул эштән киткәннән соң дүртенче айдан ала башлаячак. Бу тәртип Россия Пенсия фондында эшләүче пенсионерлар турында иминиятләүчеләрнең айлык отчетларын эшкәртү өчен билгеләнгән.
– Әлеге мәгълүматларны эшкәртү нәтиҗәсендә пенсияне арттыру турында карарлар кабул ителә. Мәсәлән, пенсионер февраль аенда эштән китсә, март аенда иминиятләүченең узган ай өчен отчетында ул әле эшләүче буларак исәпләнә. Апрель аенда оешма март ае өчен хисап тотачак һәм ПФРга гражданинның эштән азат ителүе турында мәгълүмат керәчәк. Май аенда Пенсия фонды индексацияләнгән пенсия түләү турында карар кабул итәчәк, ә июнь аенда арткан пенсия бирелә һәм эштән киткәннән соң узган өч ай өчен (март, апрель, май) бер тапкыр түләү башкарыла, – ди Мөслим районында клиентларны кабул итү хезмәте җитәкчесе Фәридә Ганиева.
Пенсионер эшләүдән туктаганнан соң индексацияләнгән пенсия бары тик эштән киткән айдан соң килүче айның беренче числосыннан гына түләнә (мисалда – март ае).
Һәр эшләүче пенсионер Россия Пенсия фонды сайтындагы гражданинның шәхси кабинетында үзенең шәхси счеты турында белешмә алырга хокуклы. Анда ул алган пенсия күләме (индексацияләнмәгән) һәм билгеләнгән пенсия күләме (кабат исәп-хисап ясаганнан соң) күрсәтелә. Өземтәне “Индивидуальный лицевой счет”- “Заказать справку (выписку) о состоянии индивидуального лицевого счета” бүлегендә алырга була. Әлеге өземтә электрон формада e-mailга яисә кәгазь форматта почта аша җибәреләчәк, диләр пенсия бүлеге белгечләре.
Мөнирә Арсланова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев