Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимдә геологлар

Мөслимдә геологлар йөрүенә игътибар иткәнсездер. Воронеждан килгән төркем районыбызда дүртенче сезон метеорит калдыклары эзләү белән мәшгуль.


Андрей Шерстюк җитәкчелегендәге төркем быел да Ольгино авылы тирәсендә эзләү-казу эшләре алып бара.

– Мондый эзләнүләргә йөрергә яратам. Быел метеорит калдыкларына тап булмасак та, эзләнүләрне дәвам итәбез.
Һава торышы уңай килсә, яхшырак, әлбәттә. Эзләнү урыннарына машина белән кереп булмый. Техниканы бер урында калдырып, кирәкле урынга унар чакрым җәяү барабыз. Воронеж якларыннан Мөслимгә дүртенче ел рәттән киләбез. Җирлек халкы ачык йөзле, бик кунакчыл һәм ярдәмчел, – ди Светлана.
Геологлар метеорит эзләү өчен ел фасылын махсус сайламый, эзләнү вакытларын киңәшләшеп көйлиләр.
– Метеоритлар, кагыйдә буларак, җир астында бик тирән ятмый. Максималь 10 сантиметр тирәнлектә булырга мөмкин. Металл эзләү җайланмасы белән эшлибез. Ул ике тапкыр сигнал бирә. Мондый сигнал янган кирпеч яисә троска юлыкканда да булырга мөмкин. Метеорит кыйпылчыкларын эзләп табу җиңел эш түгел. Эзләнүләр вакытында бер-беребез артыннан йөрергә тырышабыз. Чөнки хәзерге кебек болытлы һава торышы булганда, көз хакимлек иткәндә бөтен җирдә бер төрле күренеш, адашу мөмкинлеге зур.
Ә җәй көне юлны кояшка карап табып була, – ди Михаил Шепелев.
Геологлар урманда эзләнүләр вакытында, кычкырып, бер-берләрен барлап йөри. Бу, беренчедән, каршыга кыргый хайваннар килеп чыгу ихтималын киметсә, икенчедән, төркемнең адашмыйча әйләнеп кайтуын тәэмин итә, ди геологлар.
Михаил Шепелев һөнәре буенча төзүче. Ташларны да яхшы белә.

– Һәркемнең ихатасында көрәнсу төстәге ташлар бардыр. Элеккеге чорларда әби-бабайлар андый ташлар белән тозланган кәбестә, кыярларны бастырып куялар иде. Менә шул ташларны өйрәнү бик мөһим бүгенге көндә. Мондый ташларга тап булучы- лар, табылдыкларын безнең белән дә бүлешсеннәр иде, – ди галәм кунакларын эзләүчеләр.

1937нче елның 13 сентябрендә 15 сәгать 15 минутта Мөслим районының Каенсаз авылы янында метеорит төшә. Ул кырда эшләп йөргән колхозчыны чактан гына һәлак итми кала: төшү урыныннан 4-5 метр ераклыкта торган хатын-кыз бәрмә дулкын тәэсирендә аяктан егыла һәм контузия ала. Бу метеорит – Татарстан территориясендә табылган иң зур метеорит. Күк җисеменең гомуми авырлыгы 210 килограммнан артык. Бүгенге көндә Каенсаз метеориты Татарстан җиренә төшүе күзәтелгән бердәнбер метеорит булып тора.

– Метеоритның колхозчыны чактан гына һәлак итми калуын белгәч, “Их, ник иртәрәк тумадым да, шул апа исән вакытта аны күрешеп сөйләшмәдем икән?” дигән уйлар да булды. Галимнәр метеоритның яше 5 миллиард елдан артык булуын ачыклаган, – ди Крәш.
Шуран авыл җирлеге башлыгы Радик Сафиуллин. 1964 елда басуда эшләп йөргән колхозчы Галимҗан Мәһдиев тә метеорит кисәгенә тап була. Күк җисеме трактор тырмасы тешләренә кысылган була. Галимҗан аны башта сәер таш дип уйлый. 1983 елда Галимҗан Мәһдиевнең дусты Расих Гарипов, астрономия буенча популяр китап укыганнан соң, бу таш турында исенә төшерә һәм аны Мәскәүгә җибәрә. Анда исә 10,5 килограмм авырлыктагы ташның метеорит икәнен раслыйлар.
Метеоритның иң зур – 102,5 килограмм авырлыктагы кисәге Мәскәүдә Россия Фәннәр академиясенең А.Е.Ферсман исемендәге минералогия музеенда саклана.

Лилия Шәймиева

Лилия Шәймиева фотосы

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама