Һөнәри керемгә салым турында
“Һөнәри керемгә салым” салым салу системасын кертү буенча эксперимент үткәрелә башлый.
2018нче елның 27 ноябрендә “Һөнәри керемгә салым” махсус салым режимы булдыру буенча эксперимент үткәрелү турында документ кабул ителде. Республикада эксперимент 2019нчы елның 1 гыйнварыннан 2028нче елның 31 декабренә кадәр барачак. Яңа режимнан физик затлар файдалана ала. Шул исәптән милекне файдаланудан керем алучы, эш бирүчеләре булмаган һәм хезмәт килешүләре буенча эшчеләр ялламыйча эшчәнлек алып барып, керем алучы шәхси эшмәкәрләр файдаланырга хокуклы. Эшчәнлек башкару урыннары – Татарстан Республикасы, Мәскәү шәһәре, Мәскәү һәм Калуга өлкәләре. Яңа режимга салым базасын билгеләгәндә календарь елда иң зур керем 2,4 млн сумнан арта алмый.
Акцизлы товарлар һәм мәҗбүри маркалау тиеш булган товарлар белән сәүдә иткәндә; алынган товарларны яисә милек хокукларын (шәхси, йорт ихтыяҗлары өчен файдаланылган милектән тыш) сатканда; файдалы казылмаларны чыгаруда һәм реализацияләүдә; поручение, комиссия яисә агент килешүләре нигезендә башка зат мәнфәгатьләрендә эшмәкәрлек белән шөгыльләнгәндә әлеге салым режимыннан файдаланырга ярамый. Яңа режимны нотариуслар, арбитраж идарәчеләре, адвокатлар, бәя куючылар, медиаторлар куллана алмый. Товарларны (эш, хезмәт, милек хокукларын) реализацияләүдән кергән керем салым объекты булып тора.
Товар һәм хезмәтләрен физик затларга реализацияләгәндә салым ставкасы – 4 процент, шәхси эшмәкәрләр һәм юридик затларга реализацияләгәндә 6 процент тәшкил итә.
10 ел дәвамында салым ставкасы күтәрелмәячәк, яңа режимны файдалану өчен салым базасы чиге киметелмәячәк.
Яңа режимны кулланганда пенсия фондына иминият түләүләре түләү бурычы юк, шул ук вакытта пенсия фондына түләүләрне ирекле рәвештә башкарырга мөмкин.
“Мой налог” мобиль кушымтасы Россия Федераль салым хезмәте сайтында 2019нчы елның 1 гыйнварыннан да соңга калмыйча урнаштырылачак. Бу салым органнары белән инспекциягә бармыйча хезмәттәшлек итәргә (теркәлү һәм салым түләүне дә кертеп) мөмкинлек бирәчәк.
Салым түләүченең салым органы белән хезмәттәшлек итүе электрон мәйданчык яисә кредит оешмасы аша да мөмкин булачак. Аларның исемлеге “Мой налог” мобиль кушымтасына куелачак.
Салым исәпләүне “Мой налог” кушымтасында башкарылган исәп-хисап нигезендә бер ай үткәч салым органы башкарачак. Отчет аеннан соң килүче айның 12 числосына кадәр салым суммасы белән белдерү кәгазе формалаштырыла һәм үзмәшгуль затка җибәрелә. Салымны отчет аеннан соңгы айның 25 числосыннан да соңга калмыйча түләргә кирәк. Салым отчеты тапшыру мәҗбүри түгел.
“Һөнәри керемгә салым” режимына күчкән салым түләүчеләр контроль-касса техникасын кулланудан азат ителгән – сатып алучы беелән барлык исәп-хисап, касса чегын формалаштыру һәм сатып алучыга җибәрүне дә кертеп, турыдан-туры “Мой налог” мобиль кушымтасында башкарылачак.
Закон тарафыннан 10 мең сум күләмендә салым вычеты каралган. Ул теркәүдән соң ук мобиль кушымтада исәпләнә һәм салым түләгән саен исәптән чыгарыла: салым 4 процент ставкадан түләнгәндә вычет керемнең – 1 процентын, ставка 6 процент булганда керемнең 2 процентын тәшкил итәчәк.
Яңа режимны куллану ирекле. Махсус салым режимын кертү буенча экспериментка бәйле документларны инспекциядәге мәгълүмат папкасыннан карарга була.
Ленар Фәссахетдинов,
11 санлы районара инспекциясе РФ дәүләт гражданлык хезмәтенең 2 класслы киңәшчесе.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев