Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Һөнәремә тугры калдым

Яшьлегемдә сайлаган һөнәремә гомер буе тугры калдым. Мин – балаларны, алар мине яратты.

Минзәлә педагогия көллиятен тәмамлагач, миңа Мөслим районына юллама бирделәр. Мәгариф бүлеге җитәкчесе Васыйл Гайфуллин Түбән Табын сигезьеллык мәктәбенә башлангыч класс укытучысы итеп билгеләде. 
Булачак укучыларымның гаиләләренә барып, балалар һәм аларның әти-әниләре белән танышып чыктым. Укый башладык. Укучыларым бик тырыш һәм тәртипле, яхшы укыйлар. Хезмәт яратулары да әллә каян күренеп тора. Классның ата-аналар комитетын сайлап куйдык. Аның рәисе – ишле балалы үрнәк гаилә башлыгы Хәлиулла абый Хәбибиуллин (соңрак ул минем каенатам булды). Әти-әниләр класстан тыш чараларда актив катнашалар, безгә ярдәм итәләр. 
Ул вакытта мәктәп директоры Гали абый Камалов иде. Яшь укытучыларга бик игътибарлы һәм таләпчән булды. Һәр дәрескә киңәйтелгән план төзеп керүебезне таләп итте. Дәресләр башланганчы, план-конспектларыбызны тикшереп, имзасын куя. Аннан соң гына дәрескә кереп китәбез. Ул яшьләрнең дәресләрен дә еш тыңлады. Аннары, каршысына утыртып, дәресләргә анализ ясый, тәкъдимнәрен җиткерә иде. Ул безне шулай эшкә өйрәтте, укытучы һөнәренә тугры калырга, җаваплы булырга өндәде. 
Ул елларда колхозларда эшләрнең гөрләп торган чагы. Укытучыларны колхозда агитатор итеп билгелиләр. Мин М. Вахитов исемендәге колхозның дуңгызчылык фермасында ике ел агитатор булып эшләдем. Ике атнага бер тапкыр дәресләрдән соң фермага барабыз. Без килүгә терлекчеләр агитпункт бүлмәсенә җыела. Аларны республика, ил-көн, район яңалыклары белән таныштырабыз. Дуңгыз караучыларның эш күрсәткечләре белән таныштырабыз. Бәйрәмнәрдә стена газеталары чыгару, алдынгыларны котлау да була иде. 
Сайлау алды чорларында унйортлыклар оештырыла. Алар агитаторларга бүлеп бирелә. Унйортлыкларда сайлаулар турында аңлатабыз, укучылар белән концерт куябыз. Мин мандолинада уйныйм, укучым Зөфәр Харисов матур итеп җырлый, башка балалар бии, шигырь сөйли, скетч куя. 
Укытучы башка эшләрдә дә башлап йөри, “артист”та була бит әле. Бәйрәмнәрдә авыл клубында концерт-спектакльләр дә куйдык. Колхоз составындагы алты авылда да концерт күрсәтәбез. Мин шигырь сөйлим, Илгизәр исемле кыз белән мандолинада татар халык көйләрен уйныйбыз. Без комсомол сафларында чыныккан, көч-куәтебез, дәртебез ташып торган яшьләр идек. Шуңа күрә дә һәрнәрсәгә җитештек. 
Күпьеллык күзәтүләремнән чыгып, шуны әйтә алам: киләчәктә кемнең кем булачагы бала башлангыч классларда укыганда ук билгеле була. Бу аның үз-үзен тотышыннан, укуга, хезмәткә мөнәсәбәтеннән, иптәшләре белән аралашуыннан, дөньяга карашыннан сизелеп тора. Укучыларымның һәрберсе тормышта үз урыннарын табып, сайлаган һөнәрләре буенча иң кирәкле кешеләр булып хезмәт куйды. Беренче укучыларым үзләре дә 60 яшьтән өстә бүген. Аларның берничәсе турында язып үтәм. 
Рафаэль Гәрәев – Тегермәнлек егете. Укыганда класс командиры булды, кыю, төгәл, туры сүзле иде. Соңрак мәктәп күләмендә оештырылган чараларда классыбыз өчен янып-көеп йөрде. Лидер буларак иптәшләрен туплый белде. Хезмәт елларында Рафаэль туган колхозында җитәкче постларда эшләде: ферма мөдире, бригадир, агроном булды. “Нур” фермер хуҗалыгын җитәкләде, “Туган як” агрофирмасында агроном вазыйфасын башкарды. ТР Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгының Мактау кәгазьләренә, Президентның Рәхмәт хатына лаек булды. 
Укыганда исәп-хисап эшләренә осталыгын күрсәткән Зөлфия Хәбибуллина-Булатова (соңыннан каенсеңелем булды) озак еллар район кулланучылар җәмгыятендә хисапчы булды. Мактау кәгазьләре, “За доблестный труд в потребительской кооперации России” күкрәк билгесе белән бүләкләнде. 
Гүзәлия Корбангалиева-Зарипова укытучы булырга хыялланды. Теләгенә иреште дә: Түбән Камадагы 27нче санлы мәктәптә директор урынбасары, соңрак балаларга өстәмә белем бирү үзәгендә директор булды. Түбән Кама химия-технология институтында декан урынбасары вазыйфасын башкарды, тырыш хезмәте өчен “Халык мәгарифе отличнигы” дигән мактаулы исемгә лаек булды. 
Кечкенәдән җыр-моңга гашыйк Зөфәр Харисовка: “Син артист булырсың инде”, – дия идек. Юраган юш килде. Зөфәр – Кәрим Тинчурин исемендәге Татар дәүләт драма һәм комедия театрының мактаулы артисты, Казан театр училищесында укыта. Мәдәниятне үстерүгә зур өлеш керткәне өчен аңа “Татарстанның халык артисты”, “Россиянең атказанган артисты” дигән мактаулы исемнәр бирелде. “Тантана” премиясенә лаек булды. 
Беренче укучыларым белән саубуллашу мизгелләре дә бүгенгедәй күз алдымда. Фотоларын да кадерләп саклыйм. Шөкер, укучыларым бүген дә онытмый. Алар белән очрашып, хәбәрләшеп яшибез, туган көннәрдә, бәйрәмнәрдә котларга да онытмыйлар. 2019 елда алар мине Укытучылар көнендә кафега очрашуга чакырды. Чәчәкләр тотып, зур бүләкләр белән каршы алдылар. Укытучы өчен моннан да зур бәхетнең булуы мөмкин түгел! 
Хезмәт юлымны Мөслим урта мәктәбендә дәвам иттем, пионервожатый да, укытучы да булдым. 1987-1996 елларда башлангыч классларда директорның укыту-тәрбия эшләре буенча урынбасары хезмәтен башкардым. Татар теле һәм әдәбияты фәненнән дә укыттым. 
Әнә шулай яшьлегемдә сайлаган һөнәремә тугры калдым. Намуслы, тырыш хезмәтем югары бәяләнде. ВЛКСМ Үзәк Комитетының “Иң яхшы пионервожатыена” дигән күкрәк билгесе белән бүләкләндем, “Татарстанның атказанган укытучысы” дигән мактаулы исем алдым, III дәрәҗә Хезмәт даны орденына лаек булдым. 

Фәнисә Гыйльметдинова. 
Мөслим.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев