Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Нәни инспекторлар өчен "Юлларда сак бул" дип исемләнгән викторина оештырылды (+ФОТОРЕПОРТАЖ)

Мәктәптән тыш эшләр үзәге Сарман һәм Мөслим районнары буенча юл йөрү кагыйдәләре программаларын финанслау директоры Алсу Ситдыйкова белән берлектә "Юлларда сак бул" дигән темага викторина үткәрде. Чараны башлангыч класслар укытучысы Гөлнур Мирсалихова әзерләде.

Алсу Разитовна балаларга кич белән һәм тәүлекнең караңгы вакытында юлда йөргәндә яктырткыч кайтара торган элементлары булган өс киемнәре кияргә киңәш итте. Уен барышында 3 класс укучылары ике командага, "Светофор" һәм "Зебра" командаларына бүленеп ярыштылар. Алар юл йөрү кагыйдәләре буенча белемнәрен күрсәттеләр, укытучының сорауларына җавап бирделәр, яңа юл йөрү билгеләре уйлап таптылар, дүртъюллык әйтемнәр тәкъдим иттеләр, киләчәктә булачак машиналар да ясап күрсәттеләр. Уен азагында жюри нәтиҗә ясаганнан соң, беренче урынга "Светофор" командасы лаек булуы ачыкланды. Барлык катнашучыларга да Алсу Разитовна яктырткыч кайтаручы беләзекләр һәм рюкзаклар бүләк итте. Чараны йомгаклап, тәрбия эшләре буенча директор урынбасары Римма Галиева чыгыш ясады, мәктәптән тыш эшләр үзәге директоры Илмир Яббаров һәркемгә хәерле юллар теләде. Очрашу күңелле, мавыктыргыч, файдалы булды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев

Реклама
Реклама