Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ниләр булган, ниләр көтә?

Метеорологлар алдагы көннәргә генә түгел, хәтта бер елга алдан һава торышын билгеләп куючан. Әби-бабаларыбыз да, кышның ничек килүенә карап, алда нинди җәй көтәчәген фаразлый иде. Хәзер белмәссең, фаразласаң да, гоманласаң да, табигать-ана барысын да үзе көйли. Кыш уртасында яңгыры ява, җәен-көзен тоташ салкыннары белән сыный.

Әйе, кышлар җылына, җәйләр салкыная бара хәзер. 
– Узган кышта җылы булса да, кар күп яуды. Җәй уртача салкын һава торышы һәм озакка сузылган яңгырлары белән үзенчәлекле булды. Көз башы кояшлы җылы көннәре белән сөендерде, – ди район метеостанциясе җитәкчесе Лариса Сабирова. 
Район метеорологлары, гомумән алганда, елның җылы булуын ассызыклый. Мөслимдә уртача еллык температура +4,8 градус тәшкил иткән. Бу уртача күпьеллык күрсәткечтән 1,6 градуска югарырак дигән сүз. Җәй айларында уртача температура 17,1 градус (уртача күпьеллык күрсәткечтән 1 градуска түбән) тәшкил иткән. Июль гадәттәгедән – 2 градуска, август аеның беренче декадасы 4 градуска салкынрак булган. Ел дәвамында иң максималь температура (32,9 градус) июнь аенда теркәлгән. Кыш, киресенчә, уртача нормадан 2 градуска җылырак булган. Узган ел иң түбән температура гыйнвар аена туры килә. Һава температурасы минус 28,3 градуска төшкән. 
– Ел дәвамында норманың 93 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелде. Гыйнвар, февраль айлары явым-төшемгә аеруча бай булды – норманың 169 проценты күләмендә кар яуды. Мартта исә явым-төшем күләме нормадан ике тапкыр артык булды. Җәйге айларда – норма күләменә якын, көзен нормадан шактый артык (52 мм) явым-төшем күзәтелде, – Лариса Сабирова. 
Быелгы кыш та үзенчәлекле һава шартлары белән шаккатыра: әле генә яңгыр сибәли, түбәдән тамчы тама. Бер ике көн генә салкынайтып ала да, кабат җылыта. Мөслим метеостанциясеннән алынган мәгълүматларга караганда, быел гыйнвар аеның беренче ункөнлегендә аномаль җылы һава күзәтелгән. Һава температурасы күпьеллык уртача күрсәткечтән 10 градуска югарырак булган. Беренче декада дәвамында норманың 71 проценты күләмендә явым-төшем күзәтелгән. Кар катламы уртача нормага җитә алмаган. Туфрактагы туң катламы артса да, нормадан түбән булган. Әле бүген дә басуда кар катламын югары дип булмый. 
Интернет челтәреннән алынган мәгълүматларга караганда, синоптиклар, соңгы 10 еллык климатик күрсәткечләрне, метеорологик станцияләр һәм спутниклардан алынган мәгълүматларны анализлаганнан соң, 2020нче елның җәенә һава торышы фаразлары билгеләгән. Алар исәпләвенчә, июнь аеннан августка кадәр илнең күп өлешендә температура тибрәнешләре күзәтеләчәк, атмосфера фронтлары еш алышыначак. Яшенле яңгырлар, давыллар һәм башка күңелсез табигать күренешләре күзәтеләчәк. 
Әлфинур Ногманова. 
Гөлнур Салихова фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев