Әни диясем килә!..
“Балалар йортына бирик моны. Син үстерә алмаячаксың” дигән сүзләрдән Фәридә айнып киткәндәй була. “Юк, беркемгә дә бирмим, үзем үстерәм! Ул бит Фәритемнең төсе,” – дип, кечкенә Ниязны куенына ныграк кыса.
“Әбием, әбием!” дип, үкереп елап кайтып кергән дүрт яшьлек оныгын ничек итеп юатырга да белмәде Фәридә. “Тагын ни булды инде, улым?” дигән сорауга Нияз такмаклый-такмаклый: “Алар миннән көләләр, синең әтиең дә, әниең дә юк. Алар сине ташлап киткән дип үртиләр!” – дип, күз яшьләрен түкте сабый. Оныгын тынычландырырга кирәк иде Фәридәгә. Юешләнеп, бозланып беткән киемнәрен салдырып, тәмле итеп сөтле чәй ясап бирде ул аңа. Үзе, оныгына күрсәтмичә генә, яшьле күзләрен сөртте.
Бик акыллы булып үсте аның Фәрите. Тәртипле, сүз тыңлаучан булды. Сеңлесе Алияне үстерешергә дә ярдәм итте, бакчадан да үзе алып кайта иде сеңлесен. Үсә-үсә әллә ни булды аның Фәритенә. Урамга, дуслары янына чыгып китәргә җай гына эзләп торды. Әнисе рөхсәт итмәсә, алдарга да өйрәнде. Дуслар янында рәхәт шул. Тәмәке тартырга, сыра эчәргә дә өйрәнеп китте дуслардан. Менә шул компаниядәге бер матур кыз Миләүшә белән дуслашып киттеләр алар. Ә бер көнне, Миләүшәнең әти-әнисе авылга кайтып киткәч, Фәрит кыз янында куна калды. Кунып йөрүләр ешаеп киткәч, яңа хәбәр дә озак көттермәде, Миләүшә үзенең авырлы булуын әйтте. 18 яше дә тулып җитмәгән, беркайда да укымаган, эшләмәгән кызларына әти-әнинең бик нык ачуы килде. Әтисе: “Балаң кемнән, шунда яшә! Эшләмәгән, укымаган, тәртипсез кыз миңа кирәк түгел!” – дип, өеннән үк куып чыгарды. Ә Фәридә “Ярар, яшәп карагыз инде”, диеп, Миләүшә белән Фәриткә үз янында яшәргә рөхсәт итте. Икесе дә беркайда да эшләмәгән малай белән килен чыгып югала башлыйлар. Вакыты белән икешәр-өчәр көн кунарга да кайтмыйлар. Кайтып керүгә үзләреннән сыра, тәмәке исе аңкып тора. Тормышны алып бару үз җилкәсенә төшсә дә, әни кеше башта барысына да түзә. Ашарга, фатирга түләргә кирәк, ә балалар эшләргә теләми, тиздән бала да туачак. Фәридә, Миләүшәнең әти-әнисенә барып, сөйләшеп карый, тик алар кул гына селтиләр. Фәридә киленнең үзе белән дә сөйләшеп карый. “Кызым, авырлы хатынга ярамый алай эчеп, тартып йөрү. Миңа сәламәт онык алып кайтуың кирәк!” – ди. Аллаһының рәхмәтедер, Миләүшә, әкренләп булса да, кул арасына керә, көмәне зурайгангамы – кичләрен дә күбрәк өйдә үткәрә башлый. Озакламый ике тамчы судай Фәриткә ошаган малай дөньяга аваз сала. Бик яраталар алар улларын. Фәрит тә аңына килә, эшкә урнаша, улын сагынып кайтып керә. Сабыйның һәр хәрәкәтенә, яңа “шөгыленә” куанып, улы белән әвәрә килеп үткәрә вакытын. Озакламый кулдан очсыз гына хакка “Жигули” сатып ала. Менә шулай тормышлар җайга салына. Фәридә балалары өчен сөенеп туялмый. Ә бәла дигәнең һич көтмәгәндә, уйламаганда килеп ишек кага.
Әйбәт кенә хезмәт хакы, премия алган Фәрит, шәһәргә базарга барып, кием-салым, машинага кышкы тәгәрмәч алырга дип, Миләүшә белән юлга кузгалалар. Нияз әбисе белән кала. Иртән үк себереп торган буран төштән соң, көчәйгәннән-көчәя барып, кайтыр юлга чыкканда күз ачкысызга әйләнгән иде. Тәрәзәгә туктаусыз сылаган юеш карны “себергеч” чистартып та өлгерә алмый. Алда юл күренми. Каршыга килүче машинаны да шәйли торган түгел. Фәрит каршындагы тоташ аклыкның, кинәт кенә үзгәреп, караңгылык биләп алуын сизми дә кала. Коточкыч көчле бәрелүдән кычкырырга да өлгерми калалар. Аларның машинасы, сытылып-изелеп, “КамАЗ” астында кала...
Ашыгыч ярдәм, полиция машиналары килгәндә Фәритнең җансыз гәүдәсе әле суынырга да өлгермәгән була. Миләүшәне, көчкә тимер-томыр арасыннан аралап, хастаханәгә озаталар. Ике тәүлек аңына килә алмыйча, реанимациядә җан бирә ул.
Фәридә, кулында яшь бала тотып, аңгыраеп кала. Нишләргә, ничек үстерергә бу имчәк баласын? Фәридә чарасызлыктан нишләргә дә белми. Кода-кодагыеның “Балалар йортына бирик моны. Син үстерә алмаячаксың” дигән сүзләреннән Фәридә айнып киткәндәй була. “Юк, беркемгә дә бирмим, беркая да җибәрмим, оныгымны үзем үстерәм. Ул бит Фәритемнең төсе, нәселебез дәвамчысы”, – дип, кечкенә Ниязны куенына тагын да ныграк кыса...
Хәзер инде Ниязга дүрт яшь. Әнисе белән әтисенең кайда булуларын ул әле аңлап та бетерми, ә әбисе ничек әйтергә-аңлатырга да белми. Ә бер көнне Нияз: “Әбием, әнием барыбер кайтмый, син минем әнием бул әле, малайлар да үртәмәсләр”, – дип әйтмәсенме?! Әбисе яшьле күзләре белән оныгының ике як битеннән үбеп алды һәм: “Әйт, улым, ничек телисең, шулай әйт!” – дип, яшьле күзләрен сөртте. Хәзер генә аңлады Фәридә: балага ул әби дә, әти дә, әни дә бит!
Фирая ИСЛАМОВА.
Исәнсеф-Чишмә – Азнакай
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев