Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Ни чәчсәң, шуны урырсың

“Август-Мөслим” агрофирмасы 23 апрельдә беренчеләрдән булып язгы чәчүне башлады. Дүшәмбе көнне “Исламов” фермер хуҗалыгы да чәчүгә чыкты. Калган хуҗалыкларда тырмалау һәм дым каплату бара.

 “Туган як” агрофирма­сында язгы кыр эшләре мәйданы 12266 гек­тар тәшкил итә. Шуның 6500 гектары – Мөслим районында. Агрофир­ма хезмәтчәннәре быел 1230 гектарда – рапс, 300 гектарда көнбагыш үстерәчәк.

Бүгенге көндә “Туган як” агрофирмасында 1800 тон­на чәчүлек орлык туплан­ган. Орлыклар чәчү алдын­нан агуланган һәм капчы­кларга тутырылган. Бер гек­тарга, тәэсир итүче матдәдә исәпләгәндә, 95 килограмм ашлама туры килә. Орлы­кларга тулысынча инкруста­ция үткәрелгән. Агрофирма яңа сорт орлыклар – “Ратмир”, “Экстра” чәчкән.

– Көзге культуралар тулы­сынча азотлы ашлама белән тукландырылды. Бу эшләр агротехник срокларда һәм барлык таләпләргә туры ки­тереп 3519 гектар мәйданда башкарылды. Дым каплату­ны төгәлләдек. Бу агроча­ра 12666 гектар мәйданда үткәрелде. Дым каплатуда 16 агрегат, шул исәптән өр-яңа ике “Ксерион” тракторы һәм өч “БГС-261” тагылма агрега­ты эшләде. Язгы кыр эшләре өчен быел 100 миллион сум­лык техника сатып алынды. Культиваторлар һәм башка агрегатлар алганда үзебезнең җитештерүчеләргә өстенлек бирәбез. Бөртекле культура­лар өчен “Тайлер Мастер” культиваторын “Агромастер” җитештерү компаниясеннән сатып алган идек, – ди аг­рофирма җитәкчесе Раил Җиһангиров.

“Туган як” агрофирмасын­да быел тәҗрибә рәвешендә 100 гектарда соя да үстерергә планлаштыралар.

– Аллага шөкер, узган елгы корылыкта да икмәксез кал­мадык. Быел инвесторыбыз уңышны уртача күрсәткечтән 20 процентка арттыру буры­чын куйды. Ел уңышлы бу­лыр дип уйларга ныклы җирлек бар. Күптәннән мон­дый апрельнең булганы юк иде. Һава шартлары язгы кыр эшләренең уңышлы башкарыласына ишарәли. Мөмкинлекләрне кул­дан ычкындырмыйча, һәр минутның кадерен белеп эшләргә кирәк. “Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән халык мәкален истә тотып, сыйфат­лы орлык базасы белән эшли­без, – ди агрофирма агроно­мы Иршат Әхмәтов.

“Туган як” агрофирмасы быел районда беренчеләрдән булып 860 гектар мәйданда кар тоткан иде. Механизатор­лар дым каплатуга чыккач, бу чараның ел уңышы өчен мөһим булуына тагын бер кат инанды.

– Мин агрофирмада 2004 елдан бирле хезмәт куям. Җир эшенә күңелен биргәннәр генә вакыт белән исәпләшми эшли ала­дыр. Әтием Бәширнең дә исеме Мактау тактасын­нан төшмәде. Механизатор һөнәре безнең нәселдә бу­ыннан буынга күчеп килә, – ди агрофирманың алдынгы механизаторларының берсе Илнар Сөләйманов (рәсемдә).

Агрофирма басу-кырла­рында бу сезонда 68 иген­че хезмәт куячак. Язгы кыр эшләре вакытында механи­заторларны көнгә өч мәртәбә ашату оештырылган.

Лилия Шәймиева.

Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев