Неврологик авырулар саны арта
Киеренкелек, даими стресслар, хәтта төрле диеталар да неврологик авыруларга сәбәп булырга мөмкин.
Бөтен чирләр дә – нервлардан” дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Күп авыруларга эчке дулкынлану һәм борчылулар сәбәп. Шуңа да күңел тынычлыгын зур бәхеткә саный өлкәннәр.
– Кайгы-хәсрәт килгәндә, курыкканда күңелдә тынычлык югала, борчылу, шом урын ала. Тормышыбыз, катлаулы мәсьәләләрне чишүдән бигрәк, каядыр ашыгу, кабалануга кайтып кала. Мәгълүмат та күп. Адәм баласы икеләнүчән, башкалар белән ярышырга ярата, артта калмаска тырыша. Болар да күңел тынычлыгын ала, – ди невролог Динара Гайфиева.
Йөрәк-кан тамырлары авырулары кискенләшү исә һава торышына да бәйле, диләр табиблар. Көннәрнең кисәк суытуы яки җылытуы да авырулар кискенләшүгә сәбәп булырга мөмкин. Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән хәбәр итүләренчә, соңгы ике атнада йөрәк- кан тамырлары авыруларының кисәк артуы күзәтелә.
– Соңгы өч көндә бүлеккә 78 чакыру һәм мөрәҗәгать булды. Шуларның 32се – йөрәк-кан тамырлары авырулары, нигездә югары кан басымы белән. Язга чыккач, сөенәсе урында күпвакыт төшенкелек биләп ала, чөнки һава торышы үзгәрүчән. Һава торышы тотрыклылангач, әлеге авырулар белән интегүчеләр саны кими. Бүгенге көндә биш райондашыбыз инфаркт, инсульт белән Бөгелмә хастаханәсендә дәвалана, – ди фельдшер Гөлфирә Сабирова.
– Йөрәк-кан тамырлары авырулары белән интегүчеләр кан басымын даими үлчәп торырга, кан күрсәткечләрен тикшертергә, табиб билгеләгән даруларны эчәргә тиеш. Бавырны, ашказанны чистартам дип, дару эчүен туктаткан кешеләр иртәме-соңмы хастаханәгә эләгә. Дару эчүдән баш тарту – гомерне озайтудан баш тарту белән бер, – ди Динара Гайфиева. – Йөрәк- кан тамырлары авырулары янап та, үз чирләре хакында белмәүчеләр дә бар. Бу, гадәттә, яшәү рәвешен кисәк үзгәрткән кешеләр була. Мисал өчен, моңа кадәр спорт белән шөгыльләнмәгән кеше спорт белән шөгыльләнә башлый һәм физик көчәнеш арта. Ә бер көчәнешкә ияләнгән йөрәк башка төр “нагрузканы” кабул итә алмый.
Ябыгам дип, кисәк кенә фитнес белән шөгыльләнә башлаучыларда да йөрәк өянәге булырга мөмкин. Кайнар мунча керергә өйрәнмәгәннәрнең мунчада кан тамырлары кисәк киңәеп, ә урамга чыккач, кабаттан тараерга һәм ахыры күңелсез тәмамланырга мөмкин. Тәмәке тартучылар да куркыныч янаган төркемгә керә. Тәмәке тарту йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын берничә тапкыр арттыра.
– Киеренке тормышта яшибез. Пандемия дә халыкның сәламәтлеген, аеруча нерв системасын какшатты. Кеше даими төстә борчыла, хафалана. Баш каты авыртса, сызланулар, дискомфорт тойсагыз, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Динара Гайфиева.
Район хастаханәсеннән, инфаркт алды халәте дип, Әлмәт хастаханәсенә озатылган бер хатын-кызны беләм. Дүрт бала үстерә, дөнья көтә. Ире вафатыннан соң ялгыз тормыш көткәнгәме, сәламәтлеге чамалы. Йөрәгенә стент куелган. Табиблар сакланырга кушса да, үзе турында гел уйламый. Нәселендә йөрәк чирлеләр дә юк, ә тормыш көтү, туктаусыз эшләү сәламәтлегенә эз салмый калмаган.
– Кемгәдер файдасы тигән дип, кеше сүзе белән дару эчәргә ярамый. Дәвалану курсын бары табиб кына билгели ала. Хәл яхшырыр әле дип, белгечкә күренүне сузарга да ярамый. Күп очракта кеше үзе авыруының сәбәпчесе була. Үткәндәге ялгышлары өчен борчылып, үзен эчтән “ашап”, йөрәгенә яра сала. Бүгенгесенә канәгать булып, тормыштагы яхшы мизгелләр өчен рәхмәтле булып яшәргә кирәк, – ди Динара Гайфиева.
Һәркем үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Баш авыртуга әллә ни игътибар бирмәсәк тә, бу – организмның ярдәм сорап, сигнал бирүе. Диабет, калкансыман биз авырулары да баш авыртуына китерергә мөмкин. Гемоглобин түбән булганда, кан басымы күтәрелгәндә дә баш авырта. “Сүзгә килгән очракта да стресс нәтиҗәсендә нервлар кысылырга һәм баш авыртырга мөмкин. Баш авыртуларының 80 проценты шул нигездә барлыкка килә”, – ди табиблар.
Лилия Шәймиева.
Фото – Pixabay.com
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев