Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Неврологик авырулар саны арта

Киеренкелек, даими стресслар, хәтта төрле диеталар да неврологик авыруларга сәбәп булырга мөмкин.

“Бөтен чирләр дә – нервлардан” дигән фикерне еш ишетергә туры килә. Күп авыруларга эчке дул­кынлану һәм борчылулар сәбәп. Шуңа да күңел тынычлыгын зур бәхеткә саный өлкәннәр.

– Кайгы-хәсрәт килгәндә, курык­канда күңелдә тынычлык югала, бор­чылу, шом урын ала. Тормышыбыз, катлаулы мәсьәләләрне чишүдән бигрәк, каядыр ашыгу, кабалануга кайтып кала. Мәгълүмат та күп. Адәм баласы икеләнүчән, башкалар белән ярышырга ярата, артта калмаска ты­рыша. Болар да күңел тынычлыгын ала, – ди невролог Динара Гайфиева.

Йөрәк-кан тамырлары авырула­ры кискенләшү исә һава торышына да бәйле, диләр табиблар. Көннәрнең кисәк суытуы яки җылытуы да авы­рулар кискенләшүгә сәбәп булыр­га мөмкин. Район хастаханәсенең ашыгыч ярдәм бүлегеннән хәбәр итүләренчә, соңгы ике атнада йөрәк- кан тамырлары авыруларының кисәк артуы күзәтелә.

– Соңгы өч көндә бүлеккә 78 чакы­ру һәм мөрәҗәгать булды. Шуларның 32се – йөрәк-кан тамырлары авы­рулары, нигездә югары кан басымы белән. Язга чыккач, сөенәсе урын­да күпвакыт төшенкелек биләп ала, чөнки һава торышы үзгәрүчән. Һава торышы тотрыклылангач, әлеге авы­рулар белән интегүчеләр саны кими. Бүгенге көндә биш райондашыбыз инфаркт, инсульт белән Бөгелмә хастаханәсендә дәвалана, – ди фель­дшер Гөлфирә Сабирова.

– Йөрәк-кан тамырлары авы­рулары белән интегүчеләр кан ба­сымын даими үлчәп торырга, кан күрсәткечләрен тикшертергә, та­биб билгеләгән даруларны эчәргә тиеш. Бавырны, ашказанны чи­стартам дип, дару эчүен туктаткан кешеләр иртәме-соңмы хастаханәгә эләгә. Дару эчүдән баш тарту – го­мерне озайтудан баш тарту белән бер, – ди Динара Гайфиева. – Йөрәк- кан тамырлары авырулары янап та, үз чирләре хакында белмәүчеләр дә бар. Бу, гадәттә, яшәү рәвешен кисәк үзгәрткән кешеләр була. Ми­сал өчен, моңа кадәр спорт белән шөгыльләнмәгән кеше спорт белән шөгыльләнә башлый һәм физик көчәнеш арта. Ә бер көчәнешкә ияләнгән йөрәк башка төр “нагруз­каны” кабул итә алмый.

Ябыгам дип, кисәк кенә фит­нес белән шөгыльләнә башлау­чыларда да йөрәк өянәге булыр­га мөмкин. Кайнар мунча керергә өйрәнмәгәннәрнең мунчада кан та­мырлары кисәк киңәеп, ә урамга чыккач, кабаттан тараерга һәм ахы­ры күңелсез тәмамланырга мөмкин. Тәмәке тартучылар да куркыныч янаган төркемгә керә. Тәмәке тар­ту йөрәк-кан тамырлары авырулары куркынычын берничә тапкыр арт­тыра.

– Киеренке тормышта яши­без. Пандемия дә халыкның сәламәтлеген, аеруча нерв система­сын какшатты. Кеше даими төстә бор­чыла, хафалана. Баш каты авыртса, сызланулар, дискомфорт тойсагыз, кичекмәстән табибка мөрәҗәгать итәргә кирәк, – ди Динара Гайфиева.

Район хастаханәсеннән, ин­фаркт алды халәте дип, Әлмәт хастаханәсенә озатылган бер ха­тын-кызны беләм. Дүрт бала үстерә, дөнья көтә. Ире вафатыннан соң ял­гыз тормыш көткәнгәме, сәламәтлеге чамалы. Йөрәгенә стент куелган. Табиблар сакланырга кушса да, үзе турында гел уйламый. Нәселендә йөрәк чирлеләр дә юк, ә тормыш көтү, туктаусыз эшләү сәламәтлегенә эз салмый калмаган.

– Кемгәдер файдасы тигән дип, кеше сүзе белән дару эчәргә яра­мый. Дәвалану курсын бары та­биб кына билгели ала. Хәл яхшы­рыр әле дип, белгечкә күренүне су­зарга да ярамый. Күп очракта кеше үзе авыруының сәбәпчесе була. Үткәндәге ялгышлары өчен борчы­лып, үзен эчтән “ашап”, йөрәгенә яра сала. Бүгенгесенә канәгать булып, тормыштагы яхшы мизгелләр өчен рәхмәтле булып яшәргә кирәк, – ди Динара Гайфиева.

Һәркем үз сәламәтлеге турында кайгыртырга тиеш. Баш авыртуга әллә ни игътибар бирмәсәк тә, бу – организмның ярдәм сорап, сигнал бирүе. Диабет, калкансыман биз авы­рулары да баш авыртуына китерергә мөмкин. Гемоглобин түбән булган­да, кан басымы күтәрелгәндә дә баш авырта. “Сүзгә килгән очракта да стресс нәтиҗәсендә нервлар кысы­лырга һәм баш авыртырга мөмкин. Баш авыртуларының 80 проценты шул нигездә барлыкка килә”, – ди табиблар.

 

Миокард инфар­кты – тромбоз барлык­ка килеп, кан йөреше кискен бозылганда, йөрәк мускулының җәрәхәтләнүе ул. Тромбоз – йөрәкнең бер артериясенең ате­росклеротик төер белән тыгылуы.

 

Лилия Шәймиева.

Фото – Pixabay.com

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев