( "Татар-информ", Фәрит Салихов). КХЛның даими чемпионатында Түбән Каманың "Нефтехимик" хоккейчылары Омскида "Авангард" командасын отты.
Омскида узган матчның җиңүчесе овертаймда ачыкланды - "Нефтехимик" 3:2 (2:0, 0:2, 0:0, 1:0) исәбенә төгәлләнде.
"Нефтехимик"тан алкаларны Дамир Шәрипҗанов (12 нче минут), Павел Куликов (16 нчы минут) һәм Андрей Нестрашил (61 нче минут) кертте. Боз хуҗаларыннан гол авторлары булып Ансель Галимов (27 нче минут) белән Дмитрий Кугрышев (34 нче минут) танылды.
Әлеге җиңүдән соң Түбән Кама хоккейчылары очколар саны буенча бүген оттырган "Ак Барс" командасын куып тотты. Татарстанның ике командасы да 46 уеннан соң 82 очко җыйды.
Шунысы да игътибарга лаек: "Нефтехимик" капкачысы Илья Ежов бүген КХЛдагы йөзенче җиңүен бәйрәм итте.
4 гыйнварда "Нефтехимик" Ригада "Динамо" командасы белән очраша.
Нет комментариев