Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
Яңалыклар

Нәтиҗәле хезмәт елы булсын

Мөслим район Советының IV чакырылыш XXXIX отчет сессиясе узды

Сессия эшендә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров катнашты. Шулай ук сессиягә район җәмәгатьчелеге, локаль сугыш ветераннары, махсус хәрби операциядән ялга кайткан хәрбиләр, оешма-предприятие хезмәткәрләре дә чакырылган иде.

Сессия кунагы Марат Җәббаровның эш сәфәре Мөслим политехник техникумындагы яңа класслар белән танышудан башланды. Биредә ул эретеп ябыштыручы, пешекче, тракторчы һөнәрләрен үзләштерү процесслары белән танышты.

Район мәдәният йорты фойесында кунакларны күргәзмә каршы алды. Ул махсус хәрби операциядә катнашучыларга күрсәтелүче ярдәм, аларның төрләренә багышланган иде.

Мөслим районының 2024 елда социаль-икътисадый үсеш нәтиҗәләре һәм 2025 елга планнары белән район башлыгы, район Советы рәисе Альберт Хуҗин таныштырды.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 21 февраль саныннан укыгыз.

Фәридә Гайнетдинова фотолары 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев