Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Нәсел шәҗәрәңне беләсеңме?

Мөслимдә “Ядкяр” генеалогик порталын тәкъдир итү чарасы узды

Тормышта һәрнәрсә кабатланып тора, диләр. Бу хактан да шулай. Борынгыдан ук әби-бабайларбыз җиде буынны белергә, аны өйрәнергә кушкан. Кыз алган, кыз биргән вакытта да хәтта булачак кода-кодагыйларның җиде буынына кадәр тикшерә торган булганнар. Бик күпләрнең йортларында гарәпчә ясалган шәҗәрәләр булган. Бүген дә күпләр үзләренең нәсел шәҗәрәләрен төзи, аны төрлечә ысуллар белән ясатып йортына куя.

Республикада яшәүчеләрнең шәҗәрәләрен булдыру максатында республиканың дәүләт архивы тарафыннан 2020 елда  “Ядкяр” дип исемләнгән яңа интернет-портал эшли башлаган иде. Әлеге портал тулыланып, мәгълүматлар тупланып беткәч, киләчәктә аның ярдәмендә Татарстанда яшәүче һәркем үз шәҗәрәсен таба алачак.

“Ядкяр” порталы Татарстан Республикасында яшәүчеләр өчен олы бер мәгълүмат базасы булачак. Анда республика территориясендә XVIII-XX гасырларда яшәгән халык турында якынча 111 миллион язма кертеләчәк. Әлеге кертелгән язмалар мәгълүматларны эшкәртү процессын автоматлаштырырга һәм республиканың барлык гражданнарының шәҗәрә элемтәләрен системалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.

– Бу порталда без Татарстандагы һәр кешенең шәҗәрәсен күрсәтәчәкбез, – диде очрашуда катнашучы ТР Архив эше буенча дәүләт комитеты рәисе Гөлнара Габдрахманова. – Порталда тупланган мәгълүмат нигезендә махсус программа соралган шәҗәрә агачын чыгарачак. Әлеге мәгълүмат системасы ярдәмендә республикабызның барлык гражданнарына үз гаилә шәҗәрәсе турында мәгълүматны автоматлаштырылган режимда бушлай һәм бер көн эчендә алу мөмкинлеге тудырыла.

Тулырак «Авыл утлары» газетасының 2025 ел өчен 7 февраль саныннан укыгыз.

Гөлназ Җәлилова фотосы 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев