Реклама
Яңалыклар
Наркотиклар упкынга илтә
26 июньдә Бөтендөнья наркотикларга каршы көрәш көне билгеләп үтелә.
Наркотик матдәләр ризыклар составында да бар. Бер чынаяк чәй, кофе, кока-кола белән организмга кофеин, шоколадтан – теобромин, кефирдан – этил спиртлы, тәмәке төтененнән никотин эләгә. Әлеге продуктларга наркотик матдәләр бик аз микъдарда кушыла. Мәсәлән, кефирда этил спирты бар, ләкин кефир эчкән кеше аны сизми. Куәтле спиртлы эчемлек кабул итсә, кеше бик тиз исерә.
Наркотик – грекча оеп калу, сиземләү бетү дигән сүз. Наркотик матдә бәйлелек барлыкка китерә. “Наркотикларның аерым төрләрен куллану зыян китерми” дип уйлаучылар бик нык ялгыша.
– Наркотик эйфориясе 1-5 минут дәвам итә. Аннан хәлсезләнеп кала, саташа башлый яки йоклый. Куркыныч төшләр күрә. Бу 2-3 сәгать дәвам итә. Бер айдан соң наркотиклар кулланучы әлеге матдәдән башка яши алмый башлый, – ди район поликлиникасының профилактика кабинеты шәфкать туташы Рәүназ Мортазина.
Яшүсмерләргә наркотик матдәләрне сынап карарга инандырырга тырышучы “киң күңелле абзыйлар” очрап тора. “Бер тапкыр гына булса да авыз итеп кара. Моңардан берәүнең дә үлгәне юк әле” яки “Син куркакмыни?” дип, яшьләрнең “йомшаклыгыннан” файдаланалар.
– СПИД белән авыручылар саны арта. Әлеге авыруны нигездә наркоманнар тарата. СПИДның беренче чиратта эшкәртелмәгән шприцлар аша таралуы расланган, – ди район хастаханәсенең баш табибы Дамир Сөләйманов.
Табиблар әйтүенчә, наркоманнар арасында 30 яшькә дә җитә алмыйча якты дөнья белән хушлашучылар күп. Наркоманнар күп очракта артык доза кулланудан, дистрофиядән, йөрәк эшчәнлеге бозылудан, йогышлы авырулардан, гепатиттан, СПИДтан үлә. Акыллы кеше үз гомерен кыскартмый!
Яшүсмерләр арасында рәсми теркәлгән берничә йөз мең наркоман исәпләнә. Чынбарлыкта бу сан берничә тапкыр зуррак булырга мөмкин. Балигъ булмаганнар арасында наркотиклардан үлүчеләр саны соңгы сигез елда 42 тапкыр арткан!
Мөслим районы наркологик ярдәм күрсәтү буенча Яр Чаллы наркология диспансерына беркетелгән. Биредә стационар, медицина-социаль һәм амбулатор тернәкләндерү үткәрелә. Наркологта исәптә торучы пациентлар өчен дәвалану бушлай. Аноним дәваланырга да мөмкин. Безнең җирлеккә нарколог хезмәтен Тәлгать Бешимов күрсәтә.
– Бүгенге көндә районның наркология кабинетында алкоголь һәм наркотиклар куллануга бәйлелек синдромы белән 117 кеше диспансер исәбендә тора, – ди баш табибның халыкка медицина хезмәте күрсәтү буенча урынбасары Рәйханә Әхкыямова.
Ун кеше наркотик (психотроп) матдәләр куллануга бәйлелек буенча диспансер исәбендә тора. Билгесез наркотик матдәләр куллануга бәйле профилактик исәпкә 13 кеше куелган. Наркология кабинетына исәпкә куелган пациентларга чикләүләр бар. Алар машина йөртә, сак хезмәтендә эшли алмый, корал, төрле механизмнар белән бәйле эшләрдә, конвейерда эшләү рөхсәт ителми.
Берәүләр авырлыкларны кызыклы шөгыль белән җиңсә, икенчеләр наркотикларга үрелә. Икенче юл упкынга илтә!..
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев