Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Наратлыкка урнашкандыр безнең авыл...

Һәр кешегә туган авылы, торган җире матур, якын. Моны яшәгән якларыңнан читтә йөреп кайтканнан соң аңлыйсың. Ләкин бар шундый урыннар, аларның гүзәллеген чит җирдә булса да күрмичә, бәяләмичә калу мөмкин түгел. Безнең җирлектә дә андый авыллар күп. Кайсы урманга бик бай, кайсы Ык елгасына якынлыгы белән мактана ала, кайберләрендә әрәмәлекләр...

Һәр кешегә туган авылы, торган җире матур, якын. Моны яшәгән якларыңнан читтә йөреп кайтканнан соң аңлыйсың.

Ләкин бар шундый урыннар, аларның гүзәллеген чит җирдә булса да күрмичә, бәяләмичә калу мөмкин түгел. Безнең җирлектә дә андый авыллар күп. Кайсы урманга бик бай, кайсы Ык елгасына якынлыгы белән мактана ала, кайберләрендә әрәмәлекләр бар. Ә менә Нарат Асты авылында бу байлыклар бөтенесе дә Ходай тарафыннан мулдан бирелгән. Авыл нарат урманына терәлеп үк торганлыктан, исемен дә шуның белән бәйләп атаганнар. Янәшәдә генә Ык елгасы, балыклы күлләре, җиләк-җимешкә бай әрәмә-аланнары, саф һавалы нарат урманы өскә ишелергә тора. Бер карасаң җәннәтнең үзе инде.

Мәллә Тамак авыл җирлегенә караган бу авыл район үзгеннән 12 чакрым ераклыкта урнашкан. Мәллә Тамак авыл җирлеге башлыгы Айдар Шәйгәрданов сүзләренә карганда, Нарат Асты авылы олы юлдан читтә, тыйнак кына яшәп ятучы авыл. Биредә 62 хуҗалыкта 128 кеше яши. "Туган як" агрофирмасының Мәллә бүлекчәсе Нарат Асты сөтчелек фермасында хезмәт куючы сыер савучылар, терлек, бозау караучылар да шушы авыл кешеләре. Халык өчен социаль объктлардан клуб, балалар бакчасы, мәктәп, кибет, фельдшер-акушерлык пункты эшләп тора. Клуб хезмәткәрләре милли бәйрәмнәрне оештырганда башлап йөриләр, балалар бакчасы, мәктәп белән берлектә төрле чаралар оештыралар.

Узган ел җыелган үзара салым акчасының 620 мең сумына урам юлының бер өлешенә таш җәеп, гравий салынган, урамга энергия саклаучы 8 лампа урнаштырылган. Авыл урманга якын булганлыктан, янгын сүндерү машинасы да биредә тора.

Җирле халыктан тыш, читтән кайтып буш торган ихаталарны алып бик матур йортлар җиткерүчеләр дә шактый биредә. Шундыйларның берсе - Шамил Мөхәммәтов. Үзе төп Әлмәт шәһәреннән булса да, авылның матурлыгы аны үзенә җәлеп иткән. Беренче тапкыр балык тотарга килгән вакытта ук ул шушы авылда йорт төзергә дигән фикергә килә. Уй-хыялын инде тормышка ашырган -- өй төзелгән, кайтып яшисе генә калган. Аның турында тагын шуны да әйтәсе килә, ул ел саен Сабан туйларына иганәчелек итә икән

Латыйпов Гаптенас абый белән Гөлфия апа исә гомер буе Мөслимдә яшәп, эшләгәннәр. Пенсиягә чыкканнан соң, төп нигезгә күченеп, җиде ел шушында гомер итәләр. Өйләре ерактан ук балкып, үзенә тартып тора. "Май чүлмәге тышыннан билгеле", -- дигән мәкаль нәкъ аларга туры килә. Тышкы яктагы матурлыкка бер соклансаң, эчкә узгач тагын бер хәйран каласың. Бөтен бүлмәләр заманча ремонтланган, зәвык белән җиһазланган. Капка төбеннән үк чәчәккә күмелгән өйнең хуҗабикәсе кул эшләренә дә бик оста. Канва ысулы белән чиккән картиналары - чын сәнгать әсәре. Күз нурын түгеп чиккән эшләрен балаларына, туганнарына бүләк итә.

Абзар-кура төзек, анда үзләре үрчеткән чуар чебиләр, үрдәк бәбкәләре, куяннар бар. Бакчада җиләк-җимеш, яшелчәне үзләренә һәм балаларына җитәрлек үстерәләр. Әлбәттә инде, бу муллыкны, бу матурлыкны балалары белән бергә ясаганнар, төзелешләрне дә бергә алып баралар.

Фирдәт Фәйзуллин Чалладан кайтып төпләнгән. Тумышы белән Мзллә авылыныкы булса да,күрәсең,күрше авылның табигый шартлары яшәр өчен үзенә ныграк җәлеп иткән. Кайчандыр күз дә төшмәстәй өйне алып, заманча төзелеш материаллары белән тышлап, коймаларын алыштырып, карт тупылларын кисеп, ишек алдын чүп-чардан арындырып та куйган. Киләчәктә гаиләсен дә алып кайтып, кош-корт, мөгезле эре терлек асрап яшәргә җыена ул.

Сарман районы Җәлил бистәсендә яшәүче Мөзәккирә белән Расил Мансуровларны да авыл үзенә тарткан. Балыкка йөрергә яратканга, су буе булсын дип, иске өй алып, аңа өстәп тагын янкорма салып, бик матур йорт ясап куйганнар. Җәй буе оныкларыбиредә ял итә, җиләк-гөмбәгә йөриләр.

Район үзәгендә яшәүче күп кенә гаиләләр дә моннан өй алып, җәй көне ял итү йорты (дача) кебек итеп яшиләр. Шундыйларның берсе - шәхси эшмәкәр Альфира Батталова. "Мөслимнән ерак булмаган авылдан шәхси йорт алып, җәй көне шунда яшәү күптәнге хыялым иде. Яшелчә бакчасы үстерәбез, җимеш агачларының бик күп төрләрен утырттык. Улыбызга да нарат урман һавасы килеште. Үземә дә күп кенә авыруларны җиңәргә ярдәм итә. Мондагы рәхәтлекне сүз белән генә аңлатып бетерә торган түгел. Чит җирләрдә дә йөргәнем бар. Ләкин Нарат Астындагы кебек табигый матурлыкны, саф һаваны, җанга һәм тәнгә рәхәтлекне беркайда да очрамадым. Нәкъ менә шушы авылдан өй алганыбызга мин бер дә үкенмим"

Табигать шартлары мал асрап яшәргә бөтен мөмкинлекләрне тудырса да, мөгезле эре терлек асраучы бер генә гаилә бар. Илһам Латыйповның гаилә фермасында 7 савым сыер, 14-15 баш үгез малы тәрбияләнә. Ни сәбәпледер, биредә умарта асраучылар юк. Мөслимнән килеп шәхси эшмәкәрлек белән шөгыльләнүчеләр арасында Илһам Шакировны әйтеп китәсе килә. Чебиләр, үрдәк бәбкәләре, күркәләр асрап сату белән шөгыльләнә егетебез.

Һәр авылның гыйбадәт кыла торган урыны булырга тиеш. Монда бу изге эшкә ураза бәйрәменнән соң тотынганнар. Мәчетнең нигезе салынып, беренче ниргәләре инде күтәрелгән. Моннан 14 ел элек Чаллы шәһәреннән әби-бабай нигезенә кайткан Роберт Нәҗмиев авылның имамы булып, мәчет салу эшендә башлап йөри.

Авыл халкыннан да бик канәгать кайткан гаиләләр. "Тыныч, ярдәмчел, чит кеше итеп карамыйлар", -- диләр алар. Чыннан да, авылдашлар үзара дус, бердәм. Өмәләр оештырганда бөтенесе бер булып килеп җитәләр. Зиратны да карап, чистартып, барлап торалар, җыелышларга да актив йөриләр.

Берничә еллар элек авыл картаеп, өйләр тузып барса, бүген инде ул матурланып, төзекләнеп килә. Безнең татар халкы бер-берсеннән ак көнләшү белән көнләшеп яши бит ул. Күршесе яңа койма тотса - мин кемнән ким дип, тырышып яңа койма тота, өен тышласа - аннан да уздырып җибәрә. Авыл халкының теләген исәпкә алып, Мәллә ягыннан килә торган юлны да рәтләтсәләр, тагын да яхшы булыр иде. Бәлки яшь гаиләләр дә кайтырлар?. Алай булганда, авылның киләчәгенә өмет артыр, мәктәптә балалар тавышы чыңлар, бәбкә үләнле ишек алларында ялан аяклы сабыйлар йөрерләр дигән ышаныч туар иде.

Наилә Сәлахова.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев