“Намус”та рекордлы уңыш алалар
Игенчелек культурасын елдан-ел арттыра баручы “Намус” агрофирмасында гектар биремен арттыру буенча масатчан эшлиләр.
Соңгы вакытта күзәтелгән яңгырлар урак барышына төзәтмәләр кертә. Аерым көннәрдә комбайннар басуга керә алмый. Район авыл хуҗалыгы һәм азык- төлек идарәсеннән алынган мәгълүматларга караганда, район буенча 6 мең гектардан артык мәйданда бөртекле һәм бөртекле- кузаклы культуралар җыеп алынды. Нигездә арыш, көзге бодай, борчак уру бара. Бөртеклеләрнең гектар биреме уртача 40,8 центнер тәшкил итә. 55-60 центнер уңыш белән куандырган басулар да бар. “Намус” агрофирмасында “Скипетр” сортлы көзге бодайдан 60 центнер уңыш алалар.
“Намус” агрофирмасының рекордлы уңыш биргән көзге бодай басуы – олы юл буенда. Моннан узганда авыл хуҗалыгыннан ерак торучылар да басуның чисталыгына, массасының куелыгына игътибар итми калмагандыр.
Уңыш муллыгына ирешүдә технологик таләпләрне вакытында һәм төгәл үтәү белән бергә игенчелектә төп көч булган механизаторлар турында кайгырту, аларның хезмәтен тиешенчә бәяләү дә зур роль уйный. Без кырда игенчеләрне бүләкләү вакытына туры килдек. Бер караганда, әле уракның башы гына бит. Ә нинди бүләк турында сүз булырга мөмкин? Баксаң, язгы кыр эшләрендә югары хезмәт нәтиҗәләренә ирешкән механизаторларга Рәхмәт хаты һәм акчалата премия тапшырулары икән.
– Мондый игътибар эшкә дәрт өсти. Уракта да тырышып эшләүне максат итеп куйдык, – ди икмәк ташуда эшләүче механизатор Марсель Солтанов.
Агрофирмада быел көзге культуралар 2556 гектарда үстерелгән, 1400 гектарда арпа иккәннәр. Әлегә басуда дүрт комбайн хәрәкәт итә. Алга таба аларның саны артыр дип көтелә. Комбайнчыларга җитештерүчән эшләү өчен бөтен мөмкинлекләр дә тудырылган.
– Икмәк төяүче тракторлар бункер тула башлауга килеп җитә, бернинди тоткарлык юк. Заправканы да басуда гына ясыйлар. Янгын сүндерү, техник хезмәт күрсәтү машиналары да янәшәдә генә. Ашату яхшы. Шулай булгач, эшләргә дә эшләргә генә, – ди тәҗрибәле комбайнчы Максим Тазов.
Икмәк ташуга куелган 35әр тонна сыйдырышлы “Флигель” бункер-төягечләре, суктырылган ашлыкның күләмен шунда ук үлчәп, чекка кадәр чыгарып бара. “Флигель”ләрдән ашлык “Айсон” арбаларына бушатыла. Алар үз чиратында икмәкне басудан аерым урындагы көшелләргә чыгара. Икмәк ташуда соңгы чылбыр прицеплы КамАЗ машиналарына барып тоташа. Алар гәрәбәдәй бөртекләрне элеваторга алып китә.
– Комбайннар ашлык бушатканда да туктап тормый – суктырып бара. Вакытка экономия дигән сүз бу, – ди механизатор Илсур Сәйфуллин.
“Намус” агрофирмасы генераль директоры Эмиль Кашафетдинов сүзләренә караганда, быел көзге культуралар мәйданын шактый артырачаклар. 5 мең гектар мәйдан биләүче пар җиренә бодай чәчәргә планлаштыралар. Киләсе елда чәчү әйләнешенә шикәр чөгендере дә кертелер дип көтелә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев