Мөслим-информ

Муслюмовский район

16+
Яңалыклар

Начар орлыктан яхшы уңыш алып булмый

Авыл хуҗалыгы культураларының уңышы чәчүлек орлыкның сыйфатына турыдан-туры бәйле. Халыкта “Ни чәчсәң, шуны урырсың” дигән гыйбарә юкка әйтелмәгән.

Чәршәмбе көнне район­да “Татарстанның элита­лы орлыклары” ассоциа­циясе составына керүче хуҗалыклар вәкилләре катнашында киңәшмә узды. Анда республиканың көньяк-көнчыгыш зона­сына керүче Әлмәт, Лени­ногорск, Минзәлә, Акта­ныш, Тукай һәм Мөслим районнарының орлыкчы­лык белән шөгыльләнүче хуҗалыклары җитәкчеләре һәм агрономнары катнаш­ты.

 Чараны сәламләү сүзе белән район Башкарма ко­митеты җитәкчесе Альберт Хуҗин ачты.

– Ассоциациянең эшчәнлеге Татарстанда гына түгел, Россия күләмендә азык-төлек иминлеген тәэмин итүгә юнәлдерелгән. Үзебездә сыналган юга­ры сыйфатлы орлык булу иртәгәге көнгә ышанычны тагын да арттыра, – диде ул.

“Татарстанның элиталы орлыклары” ассоциациясе генераль директоры Юрий Еров сүзен агымдагы елны йомгаклаудан башлады. Ул 2021 елда 35 мең 300 тон­на элиталы һәм оригиналь орлык үстереп сатуларын әйтте. Чәчүлек материалның 82 проценттан артыгы – ре­спублика хуҗалыкларына, калган өлеше Россиянең 20 регионына һәм Казахстанга реализацияләнгән. Докладчы билгеләп үткәнчә, Татарстан элиталы һәм оригиналь сорт­лар үстерү буенча Россиядә беренче урында бара.

– Фәнни-тикшеренү ин­ститутларыннан сатып алын­ган яңа сортларның гектар уңышын сизелерлек арт­тыруын, начар орлыктан яхшы уңыш алып булмавын җитәкчеләр дә, белгечләр дә аңлый хәзер. Чөнки бездә үстерелгән сортлар һәр гек­тардан уңышны 4-7 центнер­га артыграк бирә. Бүген респу­бликада орлык фондының 40 процентын элиталы һәм ори­гиналь орлыклар алып тора. Россия буенча бу күрсәткеч – 15 процент, – диде Юрий Еров.

Безнең районда да элита­лы һәм югары репродукция­ле сортлар игү юнәлешендә максатчан эш алып бару­чы хуҗалыклар арта бара. “Август-Мөслим”, “Туган як”, “Намус” агрофирмалары, “Исламов”, “Әюпов” фермер хуҗалыклары орлык фондын яңарту буенча елдан-ел актив­рак эшли. Үзебездә үк орлык­чылык буенча махсуслашкан хуҗалык булу да җирле агра­рийларга файдага гына. “Ав­залов Алмаз” крестьян-фер­мер хуҗалыгы 2012 елдан бир­ле “Татарстанның элиталы ор­лыклары” ассоциациясе соста­вында бодай, арпа һәм борчак культураларының элиталы сортларын үстерү һәм сату белән шөгыльләнә.

– Орлыклык участоклар 700 гектар мәйдан били. Быел язгы бодайның элиталы сорт­ларыннан – 600 тонна, арпа­дан 700 тонна уңыш алдык. Гектар биреме уртача 18-20 центнер тәшкил итте, – ди фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Авзалов.

Үстерелгән орлык­ны быел үзебезнең район хуҗалыкларына, Әлмәт, Баулы, Әлки, Азнакай районнарына сатканнар. Хәтта Тула өлкәсе һәм Пенза якларыннан да ки­леп алганнар.

Киңәшмәдә орлыкчы­лык тармагындагы про­блемалар да уртага салып сөйләшенде, алдагы берничә елга билгеләнгән бурычлар тәгаенләнде. Ассоциация уста­вына кертелүче үзгәрешләр, финанс мөнәсәбәтләренә бәйле мәсьәләләр дә каралды, “Елның иң яхшы орлыкчылык хуҗалыгы” конкурсына йом­гак ясалды. Бүләкләнүчеләр арасында “Авзалов Алмаз” фермер хуҗалыгы җитәкчесе Нияз Авзалов һәм баш агро­номы Рәшит Нигъмәтуллин да бар.Реклама

Әлфинур Ногманова.

Динар Минһаҗев фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев