Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Музейларда – халык хәтере

Тарихи-мәдәни мирасыбыз сагында торучы музейлар фәнни-агарту һәм белем бирү-тәрбияләү эшләрен башкара, җәмгыятебезнең үсешен өйрәнергә ярдәм итә. Бүген мәктәпләрдә, авылларда, район үзәкләрендә күпсанлы музейлар эшли. Моннан тыш аерым кешеләр дә шәхси музейларын булдыра.

Нәзилә Бәдретдинова:

– Бүгенге шартларда район туган як музее әлегә халыкны кабул итә алмый. Шуңа күрә бөтен чаралар да инстраграмдагы үзебезнең музей битендә онлайн форматта үтә. Бу көннәрдә музей атналыгы бара, ул 17 майга кадәр дәвам итәчәк һәм музей төне белән тәмамланачак. Сайтыбызны күзәтеп баручылар күп.

Мәрьям Саламаева:

– Борынгы әйберләр белән кызыксынуым күптән башланды, 20-30 ел гына бардыр. Экспонатлар байтак җыелды инде. Сәгать – шулардан иң “өлкәне”дер. Үтүкләр, керамик савытлар, төрле елларның, төрле чорларның атрибутлары булырдай башка экспонатлар бар. Туганнар, дуслар килгәч, “музеемны” карап чыгалар. Краснодардан кайткан туганнарымда да музей булдыру уе туды. Аларга берничә экспонатны бүләккә илтеп кайттым.

Мөҗәһит Әхмәтҗанов:

– Балаларга, оныкларга бер истәлек булсын дип башланган эш ул музей. Андагы әйберләрнең күпчелеге гаиләбезнеке: әби-бабайлардан, әти-әниләрдән калган, үземнең кул белән эшләнгәннәре дә байтак. Әтиемнең әтисе – оста мич чыгаручы, хатынымның әтисе данлыклы балта остасы иде. Аларның эш коралларын күрергә була. Әтиемнең гармуны, үземнең гармуннар куелган. Халкыбызның милли бәйрәме Сабантуйга аерым урын бирелгән: өстәл өстенә мәйдан ясалып, уеннар күрсәтелгән. Әле бу эшне ахырына җиткерәсе бар.

Моряк Йосыпов:

– Ихатада музейга нигез салынганга 10-15 еллап бардыр. Әнинең истәлеге булып, гаиләбездә сакланган әйберләр күп иде. Теләнчедән Минзәләгә җәяү барып комсомолга кергән кеше ул. Аның “КИМ” (Коммунистический интернационал молодежи) дип язылган значогы сакланган. Эштән буш вакытларында кешеләргә киемнәр тегә иде, ул теккән күлмәкләр, калфагы, чабаталар сакланган. Әни авыл советында да эшләде. Шул чор турында истәлекләре, депутат значоклары бар. Алдынгы сөт җыючы иде. Аның республикакүләм ярышта җиңгән өчен Мактау грамоталары, бюллетеньнәр бар. Муса Җәлилнең латин шрифты белән басылган китабы, шулай ук латин шрифтлы республика газеталары музейны караучыларда кызыксыну уята.

Эш кораллары, радиолар, кул сепаторторы, борынгы акчалар, ләгән-комганнар, фотоаппарат, лампалар бар, истәлекле фотолар бик күп. Тормыш иптәшем Фирая белән икебезнең әтиләренең фотоларын “Үлемсез полк” өчен ясап урнаштырдык. Значоклар җыелмасын үзебезнең, балаларыбызның значоклары тулыландырды. Экспонатларны килеп каручылар күп, мәктәп укучылары да килә.

Сораштыруны Мөнирә Арсланова үткәрде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев