Музейга килегез: хәтер чакыра!
"Бердәм Россия" партиясенең "Тарихи хәтер" проекты кысаларында 2017 нче елның 22 июнендә Татарстанда "Сугыш еллары хатлары.1941-1945 еллар" интернет-проектына старт бирелде. Фронтовикларның архивларда, музейларда, китапханәләрдә, гаиләләрдә кадерләп сакланган хатлары Татарстан Республикасының Архив эшләре буенча дәүләт комитетына тапшырыла, цифрлаштырыла һәм электрон күчермәләре "Архивы Республики Татарстан" порталында урнаштырыла. 2017нче елның 1 декабренә 2876 хат алынып, шуның 50 проценты урнаштырылган.
Мөслим туган як музеенда республиканың рухи мирасыннан экспозиция эшләнде. 8 февраль көнне төштән соң безнең район бите белән тулыландырылган әлегеэкспозиция күрше районга күчәчәк. Күреп калырга ашыгыгыз
!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев