Мөсәвәрә Шәймәрданова: “Редакция – бик гадел урын ул!”
35 ел типографиядә хезмәт куйган Мөсәвәрә Шәймәрдановага 4 февральдә 90 яшь тула.
Мөсәвәрә апа – Ташлыяр авылы кызы. Балачагын сугыш урлаган кыз 9 яшьтән хезмәт юлын башлый. Тамагын туйдыру, әти-әнисенә ярдәм итү өчен өлкәннәр белән бергә Атлас буена тары утарга йөри ул.
– Әти карт һәм күзләре начар күрә иде, шул сәбәпле аны сугышка алмадылар. Ул тегермәндә эшләде. Әнкәй иртәнге өчтән уракка китә иде. Ярый, сыерны саклап калганбыз, шуңа үзебез дә исән калдык. Кычытканны пешереп, шуңа сөт салып ашый идек. Булса, он кушабыз. Сыерга ашату өчен кечкенә арба белән чокыр-чакырдан үлән ташыйбыз. Ягарга утын юк. Ат, сыер тиресеннән салам тырмап, шуны киптереп, өй җылыту өчен куллана идек, – дип искә ала Мөсәвәрә апа балачак елларын.
Эскерт төбеннән бодай җыеп ашауларын, басуда калган бодай белән тукланып бик күпләрнең вафат булуларын, күрше хатыны он урлап, тегермәнче әтисенә яла ягуларын күз яшьләре белән искә ала тыл ветераны. Урып-җыю чорында, базга төшеп, качып, бодай, борчак ярып ашауларын да күз яшьләре белән хәтерендә яңарта. Һәм бүгенге тормышы өчен Аллаһы Тәгаләгә рәхмәт укый.
1947 елда, 7 сыйныфтан соң, кияргә киеме, авыз тутырып ашарга ризыгы булмагач, укуын туктатырга мәҗбүр була Мөсәвәрә апа. Шулай да укырга, белем алырга теләге көчле булу бер елдан соң Мөслим урта мәктәбенә китерә. Биредә Мөсәвәрә, фатирда торып булса да, 10 сыйныфны тәмамлый. “Ташлыярдан биш кыз бергә яшәдек, – дип искә ала ул елларны Мөсәвәрә апа. – Йорт хуҗасының өен җыештыру хисабына бушка яшәдем. Утын да яра идем”.
Мәктәпне тәмамлагач, “Кызыл Татарстан” газетасында корреспондент булып эшләүче Сәлахетдин абыйсы Мөсәвәрәне технологик техникумга укырга кертә. Уку йортының тулай торагы бар, ашханәсе эшли – бар да яхшы! Әмма янәшәсендә – гел руслар! Авыз тутырып туган телдә сөйләшә алмау үзәккә үтә. Телне өйрәнер дә идең, акча да кирәк бит әле! Дөрес, Мөсәвәрә югалып кала торганнардан түгел, ашханәдә савыт-саба юып, җыештырып, 18 сум хезмәт хакы ала. Тик тормыш алып барырга бу гына җитәме соң?! Ахыр чиктә абыйсына серне чишә. “Эшлим” дип атлыгып торган кызны Сәлахетдин абый эшкә өйрәнү өчен Минзәлә типографиясенә озата, торак мәсьәләсен дә хәл итә. Шул рәвешле берничә ай эчендә Мөсәвәрә газета басучы һөнәрен үзләштерә.
Яссы басучы станокта газета басарга өйрәнгән кыз Мөслим типографиясенә эшкә кайта. Ә Мөслимдә газета басу җайланмасы икенче төрле – “американка” булып чыга! Шулай да югалып калмый, өлкән яшьтәге хезмәттәшләре ярдәме белән бу җайланманы да буйсындыра Мөсәвәрә.
– Ул чорда газета “Күмәк хуҗалык” исеме белән атнага өч тапкыр чыга иде. Ике хатын-кыз төне буе машинаны әйләндерә, мин басам. Иртәнге алты сәгатькә газетаны басып бетереп, райкомга кертергә кирәк, – дип искә ала ул елларны Мөсәвәрә апа. – Газета басу өчен өчәр центнерлы рулоннарны тәгәрәтеп кертеп, кәгазь кисә идек. Аллага шөкер, коллективыбыз бик әйбәт иде, рулоннарны кертергә егетләр ярдәм итте. Редакторларыбыз (Фоат Садриев, Алмаз Хәйруллин) да әйбәт булды.
Газета ул чорда 6300 данә тираж белән чыга. Шуның өстенә 2 мең данә рус газетасы да бар! Газета басу – бер хәл, чөгендер эшкәртү, яфраказык җыю кебек эшләр дә бар бит әле! Анысына да план куелган!
– Газетаны җыеп бетерсәк тә, 15.00 сәгатькә кадәр басмый торабыз. Көтәбез. Районда ни булмас?! Яңалыкларны вакытында җиткерергә кирәк! Берсендә шулай газета көнендә чөгендер эшкәртергә җибәрделәр. Кич өйгә кайтып кердек кенә, Мулланур (авт. – ул чорда типография директоры Мулланур Хәйруллин була) килгән – газета басарга чакыра. Чөгендердән кайтып, төне буе газета бастык, – ди Мөсәвәрә апа.
Матбугат ветераны типографиядә эшләгән елларын яратып искә ала. Хезмәте җиңелләрдән булмаса да, “күңелле һәм рәхәт иде”, ди.
Газета басу тәртибе белән кызыксынучылар беләдер: полосаларны хәрефләп җыйганнар. Кургаш хәрефләрдән җыелган һәр язма полосага аерым беркетелгән. Корректорлар берничә кат тикшергәч кенә, полоса газета басу өчен типографиягә җибәрелгән.
– Бервакыт шулай хезмәттәшемнең ике полосасы “очты”! Кысып бетермәгән, күрәсең. Төнлә янәдән хәреф җыючыларны чакырасы булды. Хәреф җыйганан соң корректорларга укытырга кирәк. Газета басып, төнге бердә, икедә кайткан вакытлар аз булмады. Шуңа бәйле кызыклы хәлләрне бүген дә көлеп искә алабыз, – ди Мөсәвәрә апа.
“Газета басып арыгач, идәндәге кәгазь кисәкләре дә түшәк булып күренә башлый иде”, – ди ул, елмаеп. Райком өчен открыткалар, бюллетеньнәрне дә аз басмый Мөсәвәрә апа. Үзенә йөкләнгән һәр эшне намус белән, җиренә җиткереп, төгәл башкара ул. “Күбрәк эшләгән саен хезмәт хакы да арта” дигәч, заказлар да эшли башлый. Ә төнлә газета басарга килә.
– Редакцияне, типографияне бик яраттым. Редакция – бик гадел һәм эшләп ашый торган урын ул. Ул миңа туган йортым кебек кадерле һәм якын, – ди Мөсәвәрә апа. – Типографиядә 35 ел эшләдем. Колхозда эшләгән елларым белән бергә гомуми эш стажым – 43 ел!
Тормыш иптәше Рифкать абый белән Мөсәвәрә апа өч бала үстерәләр. “Балаларым бик акыллы, тәртипле булды, – ди ул. – Әлфия кызым – шәфкать туташы. Ришат улым сәүдә өлкәсен сайлады. Сүземнән чыкмадылар, “әни”дип кенә торалар, Аллага шөкер!”
6-7 яшеннән үк догалар өйрәнгән Мөсәвәрә апа, лаеклы ялга чыккач, намазга баса. Дини йолаларның барысын да шартын китереп башкаручы Мөсәвәрә апаны Коръән ашларына чакыра башлыйлар. Җор телле, туры сүзле Акъәби ул! Биш вакыт намазын калдырмый, бер минут вакытын да бушка уздырмый Мөсәвәрә апа. 90 яшьтә булса да, дөнья яңалыкларыннан хәбәрдар. “Авыл утлары”ның һәр санын бер язманы да калдырмый укып барам. Үзебезнең газета бит, яшьтәшем! – ди ул, горурланып. – Мөслим радиосын да тыңлыйм, Мөслим телевидениесе тапшыруларын да көтеп алам. Үзебезнекеләр бит!”
Туксанга җитсә дә, тик тормый. Тормыш девизы: хәрәкәттә – бәрәкәт! Җәен яшелчә, җиләк-җимеш үстерә. Кышын тәрәзә төпләре гөлләргә күмелеп утыра Мөсәвәрә апаның. Үсенте- гөлләрдән дару-төнәтмәләр дә ясый ул. “Бүгенге тормышны әти-әниләргә күрсәтергә иде, – ди тыл ветераны Мөсәвәрә апа. – Шаккатырлар иде җаныкайларым! Өстәл тулы – ризык, шкаф тулы – кием. Аллага шөкер! Исәнлектән аермасын Ходай!”
Менә шулай – Аллаһы Тәгалә биргән һәр көнгә сөенеп, рәхмәт укып яши редакциябезнең Акъәбисе! Ил-көннәргә тынычлык, иминлек сорап гомер итә! Мөсәвәрә апаның үзенә дә сәламәтлек һәм хәерле гомер бирсен Ходай!
Римма Афзалова.
Римма Афзалова фотосы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев