Мөслимнән Сәхия Хөсәенованың мөрәҗәгате канәгатьләндерелде
Билгеле булганча, Мөслим матбугат үзәгендә кайнар линия эшләп килә. Райондашларыбыз даими рәвештә үзләрен борчыган сораулары белән мөрәҗәгать итә.
Шуларның чираттагычы: "Безнең бакча артындагы зиратта корыган карт тупыл агачлары бар иде. Аның берсен крансыз-нисез генә кистеләр. Өйгә ава дип торабыз. 10 метрлап коймага зыян килде. Икенче агач әле дә утыра. Кайчан шартлап авар микән дип, куркып торабыз. Зыян-гауга ясаганчы, кистерсеннәр иде".
Сәхия Хөсәенова.
Газета укучыбызны борчыган әлеге сорауга Мөслим авыл җирлеге башкарма комитеты җитәкчесе Марат Шәймөхәммәтов җавап бирде:
- Биек агачны кисү өчен махсус техника булу белән әлеге корыган тупылны кистерәчәкбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев