Мөслим-информ

Муслюмовский район

18+
2024 - Гаилә елы
Яңалыклар

Мөслимнең үз академиясе булачак!

Политехника техникумы базасында игенчелек академиясе эшли башлар дип көтелә. “Август-Мөслим” агрофирмасы аның база предприятиесе булачак.

– Республикабыз районнарында мондый академияләр юк. Җирлегебездә аны оештыруның максаты – Мөслимебезне авыл хуҗалыгы өлкәсендә эшләүче кадрлар белән тагын да тулыландыру. Авыл җирендә укып, шушында ук практикасын да үтеп, остазлардан тәҗрибә туплап, яхшы белгечлек алу яшьләр өчен дә отышлы. Игенчелектә алдынгы технологияләр кулланып эшләүче агрофирма һәм компанияләр өчен әлеге академиядә белем алган яшьләр бик кирәк булачак, – ди район мәгариф идарәсе җитәкчесе Рафаэль Демидов.
Сер түгел, Казанга укырга киткән егет-кызларның бик сирәге генә кире Мөслимгә әйләнеп кайта. Күбесе практика узган җирендә йә булмаса башка урында эшкә кала. Авыл җиренә яшьләрне җәлеп итү өчен бу проект иң уңышлысыдыр, мөгаен. Игенчелек академиясе эшчәнлеген дүрт юнәлештә алып барачак. Аның беренчесе җитәкчеләр һәм инвесторларны укытуны күздә тота. Калган икесе агрономнар, көллият һәм техникум студентлары өчен булса, соңгысы – авыл хуҗалыгы белән бәйле оешма җитәкчеләре, хезмәткәрләр өчен. Уку, нигездә, кыска срокларда алып барылачак. Айга бер мәртәбә семинарлар да оештырылачак. Укуларны дөнья дәрәҗәсендәге экспертлар, “Август-Мөслим” агрофирмасының чил илдәге партнерлары алып барачак.
– Җирлегебездә алдынгы технологияләр кулланып эшләүче “Август-Мөслим” агрофирмасы һәм “Агромастер” җитештерү компаниясе бар. Заманча һәм иң соңгы технологияләр белән эшләү – уңышның төп нигезе. Хәзер кеше орлык түгел, ә технологиянең үзен сата. “Август”та, мәсәлән, Канада, Германия техникасы гына түгел, ә эшләү алымы, технологияләр, ысуллар да шул илләрнеке кебек. Яңалыкка омтылыш көчле булырга тиеш. Яшьләр заманча эшләү алымнарын үзләштергәндә, җирлегебез киләчәктә авыл хуҗалыгы өлкәсен биш бармагы кебек белгән кадрларга кытлык кичермәячәк. Үзе яшәгән җирлектә уку, белем алу мөмкинлеге булганда, мәктәпне тәмамлаган егет-кызлар калага чыгып китәргә ашкынып тормас, дип уйлыйм. Әти-әниләрнең дә күңеле тыныч, яшьләрнең үзләренә дә стимул булачак. Хәзер бит авыл хуҗалыгы тармагында эшләү мәртәбә санала. Элек кенә ул механизаторлар муеннан тузанга батып йөрде. Хәзер барысы да үзгә. Шушы академиядә белем алганнан соң, студентлар бездә практика үтәргә киләчәк. Аларны эш барышы, яңа технологияләр белән таныштыру тәҗрибәле остазлар кулына тапшырыла, – ди җаваплылыгы чикләнгән “Август-агротехнологияләр” дилер үзәге җәмгыяте генераль директоры Альберт Хуҗин.
“Август-Мөслим” агрофирмасы бүген җирләрнең уңдырышлылыгын арттыруга, чәчүлек орлык һәм гибридларның иң яхшы сортларын куллануга, цифрлаштыруга өстенлек бирә. Академиядә әлеге яңалыкларга да укытачаклар.
– Басу тарихын белгәндә, эшләү җиңел булачак. Кропио (авыл хуҗалыгы җирләрен дистанцион тикшереп тору) системасын куллану аеруча отышлы. Чәчү мәйданнарының торышын оператив мониторинглау, автодокументлаштыру, авыл хуҗалыгы операцияләрен фаразлау һәм планлаштыру мөмкинлеге бирүче система белән эшләгәндә, басуда эшләүченең исем-фамилиясе генә түгел, фотосурәте дә теркәлә. Кайда нәрсә чәчелгән, нинди технология кулланылган һәм башкасы – барысы да уч төбендәге кебек булачак,– ди Альберт Хуҗин.
Мөслим академиклары менә нинди башлы булачак икән! Чит илләрдән килеп алып китмәсеннәр дип куркыта да  әле.
Лилия Шәймиева.
Автор фотосы.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев