Мөслимнең "АССА" бию коллективы "СОЗВЕЗДИЕ-ЙОЛДЫЗЛЫК" фестиваленең гала-концертына үткән
8-12 апрель көннәрендә Казан шәһәренең "УНИКС" концертлар залында эстрада сәнгатенең "СОЗВЕЗДИЕ - ЙОЛДЫЗЛЫК" ачык республика яшьләр фестиваленең супер-финалы уза. Фестивальнең йомгаклау турына Мөслим районыннан күп кенә сәләтле балалар чакыру алган иде. Беренче нәтиҗәләр дә билгеле.
Мөслим сәнгать мәктәбенең театр сәнгате бүлегендә белем алучы Ралина Шәрипова һәм җыр сәнгате бүлеге сыйныфында шөгыльләнүче Нияз Нургалиев катнашучы дипломы белән бүләкләнделәр. Укытучылары - Ләйсән Замалова һәим Нияз Нургалиев. Сәнгать мәктәбенең "АССА" бию коллективы 13 апрельдә узачак гала-концертка чакыру алды. Коллектив җитәкчесе - Индира Тимкина.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев