Мөслимлеләр җәйнең беренче көнен карлы яңгыр белән каршы алды
Яңалыклар

Мөслимлеләр җәйнең беренче көнен карлы яңгыр белән каршы алды

Бүген төнлә һәм иртәнге сәгатьләрдә Татарстанның кайбер районнарында, шул исәптән Мөслимдә кар явып узды. Интернетта видео һәм фотолар чыга башлады.

       Һава торышының тотрыксыз булуы сәбәпле республикада Балаларны яклау көненә багышланган бәйрәм чаралары да кичектерелде, дип хәбәр итә "Матбугат.ру" сайты.

       Мөслимдә бу минутларда вак карлы яңгыр төшкәли. Халыкара балаларны яклау көненә багышланган чаралар шулай ук кичектерелде, дип хәбәр итте район яшьләр белән эшләү һәм спорт бүлеге. Бүгенгә планлаштырылган бәйрәм чараларының кайчанга күчерелгәнен хәбәр итәчәкбез. 
       ВИДЕО МОННАН АЛЫНДЫ: http://www.tatpressa.ru/news/340689.html


       Тулырак: В Татарстане в первый день лета прошел снег (ВИДЕО)

Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал

Без "Дзен"да! Дзен


https://vk.com/video5383934_456239057

Нет комментариев