Мөслимлеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте
Медиклар Сармандагы “Айтуган” спорт комплексында спортның җиде төре буенча көч сынашты.
Медицина хезмәткәрләре спартакиадасының Сарманда узган зона этабында мөслимлеләр яхшы нәтиҗәләр күрсәтте. Медиклар Сармандагы “Айтуган” спорт комплексында спортның җиде төре буенча көч сынашты. Бәйгеләрдә Мөслим, Актаныш, Минзәлә, Ютазы, Сарман районы командаларыннан 100дән артык спортчы катнашты. Район үзәк хастаханәсе баш табибы Данияр Якупов шахмат ярышында беренче урынны яулады. Өстәл теннисында безнекеләр – икенче, бадминтон уенында өченче урынны алды. Гомумкоманда зачетында мөслимлеләр икенче урынга лаек булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев