Реклама
Яңалыклар
Мөслимлеләр сәнгатькә гашыйк
Район мәдәният бүлеге җитәкчесе Ирек Салихҗанов белән мөслимлеләрнең сәнгатьтәге уңышлары, бу өлкәдәге яңалыклар турында сөйләштек.
– Ирек Фаязович, район мәдәният бүлеге ничек яши? Нинди уңышларыгыз бар?
– Мәдәният хезмәткәрләренең бурычы – милләтебезне, телебезне саклау, мәдәниятебезне үстерү, гореф- гадәтләребезне яңарту, хезмәт кешесенең ялын күңелле һәм файдалы уздыру. Район мәдәният бүлегендә 25 авыл мәдәният йорты, 15 авыл клубы, 1 автоклуб эшли. 280 мәдәни берләшмәдә 3298 кеше шөгыльләнә. Мөслим, Иске Карамалы, Иске Вәрәш, Метрәй авыл мәдәният йортларында үзешчән халык театрлары уңышлы эшли. “Ык буйлары” җыр һәм бию халык ансамбле республика күләмендә танылып килә. “Сүнмәс дәрт” ветераннар клубы чыгышларын халык көтеп ала. Авыл мәдәният йортларында эшләүче “Рябинушка”, “Усыкай буйлары”, “Полер кас”, “Мөслим тугайлары” фольклор коллективларын да һәркем ярата.“Мөслим тугайлары” халык фольклор ансамбле үзешчән иҗат коллективларының Бөтенроссия фестиваль-конкурсында 2 млн сумлык гран-прига ия булды. Декабрь аенда коллектив Мәскәүдә чыгыш ясаячак. Михайловканың “Рябинушка” һәм Рус Шуганның “Черемушки” фольклор ансамбльләре күптән түгел – “Каравон” фестивалендә, Мари Бүләрнең “Полер кас” фольклор ансамбле республикакүләм Семык бәйрәмендә катнашты. “Созвездие- Йолдызлык” республикакүләм телевизион яшьләр эстрада фестиваленең зона турында Мөслим данын яклап 200 бала чыгыш ясады. Нәтиҗәдә районыбызның дүрт бию төркеме (!) башкалада узачак финалга чакыру алды. Вокал-соло номинациясендә Гүзәл Зиннурова һәм Азалия Хафизова җиңү яуладылар. Конферансьелар Регина Шәйгарданова – беренче, Азалия Хәйруллина – икенче, Ринат Низамов өченче урынны алды. “Мизгел” бию коллективы “Сандугач сайрар илем” региональ фестивалендә беренче урынны яулады.
– Балаларның җиңүләре турында сүз чыккан икән, сәнгать мәктәбе эшчәнлегенә дә тукталыйк әле.
– Узган ел балалар сәнгать мәктәбе бинасына 56 млн сумлык капиталь ремонт үткәрелде. Форсаттан файдаланып, зәвыклы, затлы бина өчен район һәм республика җитәкчелегенә зур рәхмәт! Бүгенге көндә сәнгать мәктәбенең җиде бүлегендә 372 бала белем ала. Балалар ел саен, халыкара, Россия һәм республика күләмендәге, төбәкара бәйгеләрдә катнашып, призлы урыннар ала. Узган ел сәнгать мәктәбе төрле конкурсларда 130лап җиңү яулаган (52 халыкара, 35 Россия, 44 республикакүләм бәйге). “Сандугач сайрар илем” балалар иҗаты фестивалендә “Вокал. Ялгыз башкару”номинациясендә Камилә Шәкертҗанова III дәрәҗә лауреат булды. Рәис Нәгыймов исемендәге “Урсал тауда” Бөтенроссия фестиваль-конкурсында вокал осталыгы буенча Нияз Мирзаянов – II дәрәҗә, Алия Бухарова һәм Нияз Нургалиев – III дәрәҗә лауреат, Диләрә Хәйруллина – II дәрәҗә, Адилә Хаҗиева һәм Камилла Корбыева I дәрәҗә дипломант булдылар. “Сөйкемле Шүрәле” Бөтенроссия иҗат эшләре конкурсында рәсем бүлеге укучысы Мәдинә Абдуллина – l дәрәжә, Диана Сабитова lll дәрәжә лауреат буларак диплом белән бүләкләнделәр. Шунысын да әйтергә кирәк, мәдәният өлкәсендә иң яхшы өстәмә белем бирүче оешма буларак, сәнгать мәктәбе 100 мең сум грант отты.
– Ирек Фаязович, китапханәләр челтәре дә мәдәният бүлегенә беркетелгән. Интернет, заманча гаджетлар популяр булган чорда китапларны ничек популярлаштырасыз?
– Районда 29 китапханә, шул исәптән үзәк китапханә, үзәк балалар китапханәсе һәм 27 авыл китапханәсе бар. Китапларны хезмәт hәм яшәү урыннарына якынайту максатында район үзәгендә hәм авылларда 33 күчмә китапханә эшли. 329 меңнән артык китап, журнал һәм аудиовизуаль материаллардан торган китап фонды – район халкының милли хәзинәсе. Китапханә хезмәткәрләре төрле проектлар төзи һәм моның матур нәтиҗәләре дә бар. “Әдәби кафе”, “Китап белән үс, сабый”, “Сәләтле балаларның “Зөлфәт” әдәби-шигърият клубы”, “Урам китапханәсе”, “Үзенчәлекле балаларга – үзенчәлекле кайгырту” проектлары 144 меңнән 200 мең сумга кадәр грант отты. Әлеге акча китапханәләрне техник яктан җиһазландыру, китап фондын тулыландыру өчен тотылды. “Зөлфәт” клубына йөрүче балаларның иҗат җимешләрен туплаган “Кояшлы Ык” җыентыгы нәшер ителде. “ТР авыл җирлеге территориясендә урнашкан иң яхшы китапханә” конкурсында Октябрь, Әмәкәй, Яңа Усы, Тат.Бүләр, Тойгелде, Метрәй авыл китапханәләре 100 мең сум грант оттылар. Китап белән кызыксыну уяту максатында викторина- бәйгеләр, квест-уеннар, язучылар, татар эстрадасы йолдызлары белән очрашулар үткәрелә. Балалар китапханәсе каршында түгәрәкләр эшли.
– Үткәнен белмәгән халыкның киләчәге юк, ди. Бу яктан туган якны өйрәнү музее эшчәнлеген ничек бәялисез?
– Туган якны өйрәнү музее – заманча зәвыклылыгы, эчтәлеге белән райондашларыбызда да, кунакларда да соклану уята. Белүегезчә, туган як музеенда табигать, археология, этнография, халык-көнкүреш, район тарихы, заманча Мөслим һәм күргәзмә заллары эшли. Туган як музееның төп фондында 10 меңгә якын экспонат бар. Музей хезмәткәрләре эшчәнлекнең яңа аспектларын эзли, эшләү формаларын төрләндерергә тырыша. Узган ел 2600 кешегә 559 экскурсия үткәрелгән. Ел дәвамында 22 күргәзмә оештырылган. Экскурсияләр төрле формада – экскурсияләр һәм дәресләр, мәктәпләрдә лекцияләр, Мөслимнең тарихи урыннарына җәяүле экскурсияләр, мастер-класслар аша башкарыла.
Мәдәни берләшмәләрнең 7,5 проценты – вокал, 17,8 проценты – хореография, 21,4 проценты театр жанрына карый.
Римма Афзалова.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев