Мөслимлеләр "Имин көпчәк" бәйгесенең республика турында җиңү өчен көрәшә
Яр Чаллы шәһәрендә “Имин көпчәк – 2018” яшь инспекторлар хәрәкәте 24 республика бәйгесе узды.
Яр Чаллы шәһәрендә “Имин көпчәк – 2018” яшь инспекторлар хәрәкәте 24 республика бәйгесе узды. Быел әлеге бәйге яшь инспекторлар хәрәкәте оешуның 45 еллыгына багышлап үткәрелә. “Имин көпчәк” республика бәйгесендә 9-11 яшь аралыгындагы 232 укучы катнашты. Бәйгедә безнең район данын Г. Тукай исемендәге урта мәктәп командасы яклады. Бәйгене тантаналы ачу вакытында юл хәрәкәте иминлеге баш дәүләт инспекторы Ленар Габдрахманов: “Бүгенге көндә республикада меңнән артык яшь инспекторлар хәрәкәтләре оешкан. Аларда 18 000 нән артык балалар шөгыльләнә” – диде, һәм бәйгедә катнашучыларга уңышлар һәм имин юллар теләде. Бәйгенең нәтиҗәләре 27 апрель көнне билгеле булачак.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев