Мөслимлеләр "Челны собирает друзей" халыкара бәйгесендә җиңү яулады
6 апрель көнне Яр Чаллы шәһәрендә "Челны собирает друзей" халыкара конкурс-фестиваль узды. Анда Мөслим сәнгать мәктәбе укучылары катнашып, җиңүләр яулады.
"Халык уен кораллары" номинациясендә баянда уйнаучы Айнур Госманов 3 нче дәрәҗә лауреат (укытучысы - Азия Заһидуллина), домрада уйнаучы Александра Бабанова 2 нче дәрәҗә лауреат (укытучысы - Дилбәр Салихҗанова), балалайкада уйнаучы Максим Игнатьев 2 нче дәрәҗә лауреат (укытучысы - Рәйсә Харисова), баянда уйнаучы Мансур Закиров 1нче дәрәҗә лауреат (укытучысы - Азия Заһидуллина) исеменә лаек булдылар. Жюри әгъзалары призлы урын яулаган укучыларның укытучыларын Рәхмәт хатлары белән дә бүләкләде. Барлык укытучылар һәм концертмейстерлар Розалия Хәбибуллина, Алеся Латыйпова мастер-класста катнашып, сертификатка ия булды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Безнең телеграм каналга кушылыгыз! Телеграм-канал
Нет комментариев